Аюга юлыккан Мамадыш җиләкчеләре: «Аю әкияттә генә матур ул!»

Кичә Сахалинда аю бер ханымга ташланган. Ул тән җәрәхәтләреннән һәлак булган. Соңыннан аюны да атканнар. Ул кешеләргә ияләшкән булган. Бер ел буе биредә яшәүчеләр аны ашатып йөргән.

Аю дигәннән, Татарстанда көрән аюларга иң “бай” район булып Мамадыш санала.

– Безнең якларда аюлар еш очрый. Шөкер, кешегә ташланулары хакында ишеткәнебез юк, – ди Мамадышта яшәүче Гөлниса Сафина.
Түбән Яке авылында яшәүче Лилия Мусина моннан өч ел элек аю белән очрашкан.

– Каен җиләге җыябыз. Җиләкнең эрелеге иде анда. Бармак башы кадәр! Бер кеше аяк басмаган җир булса да, җиләк коелган урыннар күп. Бергә барган дустым түккән дисәм, аяк эзе юк. Күңелгә шик керде. Шул арада машинага җиләк куярга киткән балаларым йөгереп килеп җитте. “Әни, анда аю бар”, диләр. Кот очты. Алга артка кару юк, чаптык кына. Борылып карарга курыктым. Башкалар арттан килгәнен күрделәр. Ерак йөгердек. Адаштык та әле. Машинаны көчкә эзләп таптык, – ди ул. – Аю килсә, үлгән кыяфәт китереп яталар кушалар. Ятарсың бар! Йөрәгең чыгып очар.

Ә Рәмзил Сибгаевка пар аюлар гөмбә җыйганда очрый. Ул да курыккан. Тавышын та чыгармыйча, бер урында тик утырып торган.

– Аюлар әкияттә генә матур икән ул. Чынлыкта бигрәк ямьсез. Тигәнәккә буялып беткәннәр иде, – ди ул.

«Кызыл Йолдыз» урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев безгә аю тими, ди. Әмма быел үзләрендә дә аю күбәйгәнен яшерми.
— Кичә питомникка килгән булган. Кызлар күргән. Безнекеләр кешегә ташланмый, куркып кача, — ди ул.

Урманчыдан киңәшләр:

– Аю килеп чыгуга һәрвакыт әзер булырга кирәк.

– Тирә-яктагы кошларның үз-үзен тотышына карап кыргый хайванның каян килеп чыгасын белергә була.

– Каршыгызга аю килеп чыкса, чабып китәргә ярамый. Тынычлыкны саклап, ярдәмгә чакырып, аюга артың белән борылмыйча, әкрен генә артка чигенергә кирәк.

– Балалы аю янына килә күрмәгез! Ул балаларын бик каты яклый. Янәшәдә агач булса, шуның башына менеп котылырга мөмкин.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү