Җәй – 2020: җиләкле, еланлы һәм төлкеле

 Быел җәйге ялым авылда узды. Әллә вирус куркытты, әллә күңел тыныч урын эзләде – иремнең туган ягына юл тоттык. Кукмара районының Төркәш авылын килен булып төшкән көннән бирле яратам. Рәхәт җир ул. Монда беркем беркая ашыкмый, дөнья кумый, булганына шөкер итеп яши.

Үз авылымда  җәйге чорда узыша-узыша җиләк, гөмбә, мәтрүшкә, себерке җыялар. Тыныч урында булсам да, балачактан канга сеңгән җиләк җыю гадәте йөрәккә тынгы бирми генә бит. Тагын шунысы бар – Мамадыш районында җиләк өлгереп, 2 атна узгач кына Кукмарада пешә башлый. Безнең ял әнә шул чорга туры килде. Быел табигать башка төрле иде. Әллә үзебез, әллә ул үзгәрде. Басуда үсеп утырган ромашка белән һиндыбага кадәр күзгә дөньядагы иң матур чәчәк булып күренде. Элек кыргый куяннарны юлда очратып койрыгын гына күреп калсак, быел алар авыл эчендә йөри. Гаяз абыйлар бакчасында яшәүче ике пар куянга тап булдык. Курыкмыйлар да.  Керпене әйткән дә юк. Бакчабыз хуҗасына әйләнгән. Болары ярар инде, бакча башына килгән кабан дуңгызларына ни әйтерсең? Аларда да  курку юк. Авыл халкы моны печәннең күп булуы,  кешеләрнең мал тотмавы белән аңлата.

Без кайткан көннәрдә яңгырлар явып, давыл узса да, калган вакытта кояш җылысын кызганмады. Бик әйбәт булды ул. Яңгыр җиләкләрне үстереп, кояш пешереп куйды. Каен җиләге исә ансыз да үскән иде. Ирем, җиләкле урын беләм дип, безне Мазар елгасы буена алып китте.  Менә җиләк оясы кайда икән! Бармак башы кадәр каен җиләген күргән юк иде әле. Бер урында утырып кына 2 литр җыелды. Күзем тагын да эрерәк җиләкләргә төште. Шунда килеп, кулымны сузмакчы идем, үлән арасыннан миңа карап торган еланны күреп алдым. Нишләргә? Җиләк тә, чиләк тә онытылды. Кая барырга? Куе, калын үлән. Имән шавыннан башка берни ишетелми. Тиз генә тулы чиләгемне үрелеп алдым да, артка карамыйча, басу юлына элдердем. Эчкә курку һәм калтырау керде. Уң аягымның дерелдәве өйгә кайтып җиткәнче бетмәде. Елан күрүем хакында башкаларга сиздермәскә тырышам. Авылга җитәрәк, ирем: «Андагы елан. Тыз-быз шуышып йөриләр. Яннан әллә ничә узып китте», – димәсме! Бүтән бу җиргә аяк  басмыйм дип сүз бирдем. Җитмәсә, муенга урман бете кадалган. Көнбагыш мае сөрткәч, аның чыкканын  3 сәгать көтәргә туры килде. Иртәгесен кибеткә ипигә баргач, елан күрүемне әйтем. Шаккатучылар булмады, авыл кешеләренә гел очрап торалар икән. Әле аю күрүчеләр дә булган.

Балтач районының Кили авылына төлкеләр ияләшкән. Тавык-чебешләрне буып та йөриләр икән. Авыл халкы төлкедән куркып тора. Аучылык оешмасына да шалтыратканнар. Тик әлегә кадәр уңай җавап булмаган. Ә менә Балык Бистәсе районы урманнарында аюлар рәхәтләнеп йөри. Үзләре кешегә ташланмаса да, ырлыйлар ди. Бу хакта Кызыл Йолдыз урманчылыгында эшләүчеләр әйтте.

–  Аюлар элек тә бар иде инде алар. Безнең бистәгә дә киләләр, питомникка да төшәләр. Ырлап утыралар да китеп баралар. Бездәге аюлар кешедән курка. Әгәр баласына тимисең икән, ул кешегә ташланмый. Узган ел умарталыкка килеп тилмертә иделәр. Быел, шөкер, анда күренмиләр, – ди Кызыл Йолдыз урманчылыгы җитәкчесе Нияз Тәҗмиев.

Алар яшәгән бистәгә төлке дә, куян да, бүре дә килә икән. Кешегә зыян салмасалар да, кош-кортларны харап итәләр, ди. Төлкеләр күп булу сәбәпле, монда яшәүчеләр тавык-казлар асрый алмый икән.

Мамадыш районында яшәүчеләр аюын да, төлкесен дә, бүресен дә, кабанын да, куянын да урманга җиләккә яки гөмбәгә баргач күреп кайта. Авылларга килүче юк икән.

– Элек кура җиләге җыйганда гына аякка резин итек кия идек. Кура арасында елан бар, дип әйтәләр иде. Хәзер исә еланнардан күп нәрсә юк. Аларны каен җиләге җыйган җирдә дә, тау башында да, бакча артында да очратып була, – ди Берсут-Сукачи авылында яшәүче Лена ханым.

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Хайваннарны мониторинглау бүлеге җитәкчесе Илфат Вәлиев үзенә тимәсәң, бер генә хайван да кешегә зыян салмый дигән фикердә.

– Авыл янәшәсендә урман бар икән, әлбәттә, төлке дә, бүре дә, аю да, кабан да килергә мөмкин. Алар ризык эзләп килә. Төлкеләр кимерүчеләрне тотканчы, әзер ризыкка тиз ияләшә. Әгәр авыл тирәсендә чүплек, калдык-постыклар ята торган җир булса, җәнлекләр анда киләчәк. Төлкеләр кешедән курыкмый.  Куянның авылга килүендә зыян юк дип уйлыйм. Агачларга зыян салмаса, ул башка начарлык эшләми. Безнең республикада бүреләр бик аз. Быел аларны 28 февральгә кадәр атарга рөхсәт иде. Исәпләүләр буенча бездә бүреләр саны унга да тулмый. Чит төбәкләрдән керүчеләре бар. Әмма алар ничек керә, шулай чыгып та китә.  Без аларны үзебез дә атабыз, – ди ул. – Аю да, кабан да баласына куркыныч янамаганда кешегә кагылмый.  Кинәт килеп чыгып куркытсаң, һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Еланнар исә бөтен җирдә бар. Аларның артуын ни белән бәйләргә дә белеп булмый. Кимерүчеләр күбәйгәнгәме, әллә авыл тирәләрен печән баскангамы – әлеге сорауга төгәл җавап юк. Аны белгечләр белән өйрәнергә кирәк. Татарстанда яшәүче дала кара еланы Кызыл китапка кертелгән. Аңа тияргә ярамый. Кеше гомеренә куркыныч тудырганда гына бу еланга һөҗүм итәргә мөмкин. Әгәр еланнар күплектән зарланучылар булса, без һәр районда эшләүче белгечләргә мөрәҗәгать итәбез. Алар ул урынга барып, әлеге еланны тотып, башка җиргә күчерә. Кешеләр өчен кайдадыр чикләр булса да, хайваннар хәрәкәтендә андый нәрсә юк. Кая барасылары килә – шунда йөриләр. Алардан куркырга кирәкми.

Гөлгенә Шиһапова

 

 


Фикер өстәү