Виктория җиләгеннән шарлотка пешерү ЫСУЛЫ

Чү, аны алмадан гына ясыйлардыр бит, дияргә ашыкмагыз. Бакча җиләгеннән күпкә тәмлерәк килеп чыга ул.

150шәр грамм бакча җиләге, он, шикәр комы, 3 йомырка, ярты чәй кашыгы камыр күперткеч (разрыхлитель), шикәр пудрасы (әзер шарлотка өстенә сибәргә) кирәк.

Йомырканы тирән эчле савытка сытып, шикәр комы өстибез дә яхшылап күпертәбез (куе масса килеп чыкканчы).  Катнашмага он, камыр күперткеч өстәп, йомшаграк кына камыр басабыз. Җиләкләрне, юып, кисәкләргә бүлгәлибез һәм камырга салабыз. Барысын бергә болгатабыз. Шуннан камырны табага (формага булса, тагын да әйбәтрәк) салып, 180 градуска җылытылган газ миченә тыгабыз. 25 минут пешерәбез. Газ миченнән алгач, шарлотка өстенә шикәр пудрасы сибәбез.


Фикер өстәү