Коронавирустан вафат булган Татарстан табибы Рәшит Миңнетдинов турында: «Моңа ышанасы килми, шундый кеше китә алмый, төш кенәдер бу»

Татарстан табибы Рәшит Миңнетдинов Бангладешта 66 яшендә вафат булган. Үлеменең сәбәбен яңа коронавирус китереп чыгарган өзлегүдән күрәләр. Ике як үпкәсе ялкынсынган, соңгы көннәрендә ясалма сулыш алдыру аппараты астында хастаханәдә яткан. Табиб чит илдә Россия белгечләре белән бергә эш сәфәрендә булган. Алар Бангладешта төзелүче яңа клиникаларны җиһазлар белән тәэмин иткәннәр, шушы көннәрдә кайтырга тиеш булганнар.

Рәшит Миңнетдинов соңгы көненә кадәр табиб һөнәренә тугры булды. Элегрәк ул Казандагы 15 шәһәр хастаханәсендә, озак еллар МКДЦда кардиология бүлегендә эшләде.  Лаеклы ялга чыккач та, шул юнәлештә эшен дәвам иттерде. Гомерен шул хезмәткә багышлаган Рәшит Шамил улын белүчеләр бик күп. Кайгынамәләр астына: «Олы йөрәкле, ачык күңелле, гадел кеше иде. Кешеләргә һәрчак ярдәм итәргә торды», «Үз эшенең остасы, тыныч, белемле, зыялы иде», «Моңа ышанасы килми, шундый кеше китә алмый, төш кенәдер бу», «Әтине үлемнән йолып калды», – дип һәм башка бик күп яхшы сүзләр язганнар.

– Соңгы минутына кадәр табиб булып эшләде, үлеме дә медицина хезмәткәрләре көне якынлашканда булды, – ди бертуганы, үзе дә озак еллар Казан дәүләт медицина академиясендә эшләүче табибә-невролог Дусинә Әхмәдуллина. – Искитмәле әйбәт туган иде, табиб буларак та гел киңәштек. Хатыны да, улы да – табиб, дөньялары түгәрәк, тормышлары җитеш иде. Соңгы сөйләшкәндә дә: “Апа, борчылма, авырсаң, монда бөтен дарулар да бар”, – дип әйтте…

Актанышта яшәүче туганы Әлфия Мөхәммәтова: «Рәшит абый зыялы, гади, ярдәмчел иде, – дип искә ала. – Аның белән сөйләшергә, киңәшергә рәхәт иде. Безнең өчен көтелмәгән югалту. Табиб кеше белән шундый хәл булыр дип кем уйлаган? Ел саен Актанышка кайтып йөрделәр, әти-әниләренең каберен карап тордылар, туган нигезләрен юксындылар…»

Росздравнадзор башлыгы Алла Самойлова хәбәр итүенчә, Россиядә Covid-19 чиреннән 489 медицина хезмәткәре вафат булган.


Фикер өстәү