Җәйге террасалар хокук бозмыйча эшли

Казанда җәйге верандалары булган җәмәгать туклану урыннары эшли башлады. Узган атна нәтиҗәләре буенча, верандаларда бер генә хокук бозу очрагы да ачыкланмаган. Бу хакта Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Алдонина матбугат очрашуында әйтте.

— 15 объект яраксызга чыгарылды. Аларның ачылу өчен шартлары юк иде, өстәлләрне йә җиргә, йә тротуарга куярга тәкъдим иттеләр. Әмма бу рөхсәт ителми. Кайдадыр бәдрәфләр юк иде, — дип ачыклык кертте Алдонина.


Фикер өстәү