«Рубин» Мәскәү командасына оттырды

«Рубин» үз кырында 0:2 исәбе белән РПЛның 24 нче турында Мәскәү «Локомотив»ына оттырды. Ике туп та казанлыларның капкасына беренче таймда ук ерде. Дубль белән матчның иң яхшы уенчысы дип танылган Алексей Миранчук билгеләнде.

«Рубин» «Локомотив» капкасына 13 һөҗүм ясады.

Шул рәвешле Леонид Слуцкий уенчылары сезонда унынчы җиңелүгә дучар булды һәм әлегә турнир таблицасында 11 нче урында калды. 1 июльдә «Рубин» «Уфа» белән уйнаячак.


Фикер өстәү