Хатынын үтергән дә ике айлык сабый белән качкан: вәхшиләрчә үтерүнең нечкәлекләре ачыклана

Тикшерү комитетында 25 июнь көнне Уфаның бер фатирында булган вәхшиләрчә үтерүнең нечкәлекләре ачыклана. Элегрәк «КП-Уфа» язганча, 24 яшьлек егет 34 яшьлек хатыны белән ызгышкан да, аны җәрәхәтләп качкан.

Җинаять кылганнан соң, ир үзе белән ике айлык баласын да алып киткән. Ул Чиләбе өлкәсенә барып җитәргә өлгергән, анда аны хокук сакчылары тотып алган.

«Хәзерге вакытта баланың сәламәтлегенә берни дә янамый,ул әбисе күзәтүе астында. Аңа опека билгеләү мәсьәләсе хәл ителә», — дип сөйләгәннәр тикшерүкомитетында.

Шикләнелүчене кулга алганнар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү