Әлмәттә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү бара. «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Мәгәнов тә әлеге сәяси вакыйгадан читтә калмады. Ул тавыш бирү участогына әнисе белән килгән. Аның әнисе — мәгариф ветераны Роха Фатыйховна.
Наил Мәгәнов Әлмәтнең 786 нчы номерлы сайлау участогында тавыш бирде.