Үзәк сайлау комиссиясе тәүге нәтиҗәләрне игълан итте

Россиядә яшәүчеләрнең 78,06 проценты Конституциягә төзәтмәләр кертүне хуплаган, 21,13 проценты – “юк” дип тавыш биргән. Үзәк сайлау комиссиясе әнә шулай дип белдерде, дип хәбәр итә “Известия”.

Шулай итеп, 1 июльдә – тавыш бирүнең соңгы көнендә сайлау участоклары илнең бөтен территориясендә эшләгән. Ул түләүле ял көненә әйләнде.

Берничә көн дәвамында тавыш бирү турында карарның кешеләрнең күпләп җыелуын  булдырмау – коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында кабул ителүен искә төшерик.

Конституциягә үзгәрешләр кертүне гыйнвар аенда Россия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Ул күп кенә социаль гарантияләр, шул исәптән МРОТ (хезмәткә түләүнең минималь күләме) күләмен яшәү минимумыннан кимрәк итмәү, пенсияләр һәм социаль түләүләрне индексацияләү, балалы гаиләләргә финанс ярдәмен тәкъдим итте.

 


Фикер өстәү