Гаражында  музей ачкан Равил Камалов: «Пластинка уйната торган патефон юнәткәч, бөтен тирә-күрше, кызыксынып, тыңларга килә иде»  

Лаеш районының Комлы Кавал авылында менә дигән Туган якны өйрәнү музее пәйда булган. Мәктәп балалары да, яшьләр дә, өлкәннәр дә, авылга, тирә-якка кайткан кунаклар да йөри монда. Казаннан, башка шәһәрләрдән килүчеләр дә бар.

Кайда соң мондый музей дисезме? Моннан дүрт ел элек шушы бистәдә йорт җиткергән Равил Камалов гаражында. Музейга дип тәгаенләнгән ярты өлеше экспонатлар белән тулган инде. Әйберләр акрынлап машина саклана торган ягына да «күченә башлаган». Болай барса, һич арттырып әйтүем түгел, машинага яңа «фатир» кирәк булачак.

Әлки районының Карамалы авылында туып үскән Равил Камаловның күптәнге шөгыле икән инде бу. Армиядән кайткач, Нагорный бистәсендә бакча булдырган ул. Шунда шинель белән кителен дә элеп куйган.  Бервакыт шулай әбисе шинельнең итәген лампа фитиленә кисмәкче булган.

– Шунда башыма, кара, саклап тотмасаң, бөтен хатирәләрнең юкка чыгуы бар икән бит, дигән уй килде. Әрәм китмәсен әле дип, истәлекләр җыя башладым. Хәтерлим: пластинка уйната торган патефон юнәткәч, бөтен тирә-күрше, кызыксынып, тыңларга килә иде. Йорт салгач, шул байлыкны монда күчердем, – ди Равил абый. Үзенә күрә саллы гына максатлары да бар.

– Музейдагы экспонатларны кулыма кабат-кабат тотып карыйм да исем китә. Һәрберсе шундый оста итеп ясалган. Менә 200 ел элек Германиядә җитештерелгән үлчәү. Аның кайларда, кемнәр кулында булганын белгән кеше дә юк. Әмма бер җире күгәрмәгән, бүген дә миллиграммга кадәр төгәллек белән эшли.  1954 елда җитештерелгән, поездларның соңгы вагонына куела торган лампа. Ул, килеп бәрелмәсеннәр дип, башка поездларны кисәтү өчен кулланылган. 1800 елгы җиз самовар. Бүген дә рәхәтләнеп чәй кайнатырга була. Экспонатларның кайсын гына алсаң да, сыйфат ягыннан сүз әйтерлек түгел. Бу яктан алганда, уйланырга җирлек бар бит. Ни кызганыч, яшьләрнең күбесе бу җиһазларның ни өчен кулланылганын да белми. Югыйсә бүген кулга алып эшләрлек кораллар бар. Икенчедән, минем совет чорында үз завод-фабрикаларыбызда җитештерелгән әйберләрне саклап каласым, яшьләргә, балаларга күрсәтәсем, алар турында сөйлисем килә. Бу хыялым барып чыкты дип уйлыйм. Музей ачылгач та, телевидениедән төшерергә килгәннәр иде. Монда совет заманында безнең заводларда эшләнгән 26 төр магнитофон бар. Монтажлаганда журналистлар арасында сорау туган, ахры. Шалтыратып: «Равил абый, чынлап та аларның барысы да безнең илдә эшләнгәнме?» – дип сорау бирәләр. Ышанмыйлар.

Экспонатлар тышкы яктан ук күзгә чалына. Ишеккә аркылы тимер куелып, ат башы кадәр йозак эленгән. Шундук исемә килеп төште: элек келәтләрдә дә, авыл кибетендә дә шундый бик иде. Эчкә керү белән Нэля исемле сәркатип кыз – муляж «каршы ала». Исеме хәләл җефете Наилә хөрмәтенә куелган дип аңладым. Бер ише хатын-кыз булса, ташыма инде бу иске әйберләрне дип, иренең теңкәсенә тиеп бетәр иде. Ә болар икәүләп шушы гамәлләреннән тәм табып яшиләр.

Ниләр генә юнәтмәгән алар музей өчен. Тәрәзәгә һәр өйнең бизәге булган кашагалар эленгән. Өстәлгә яшел постау җәелгән, лампа куелган. Телефоннар да төрледән-төрле. Иң авырын, күләмлесен Равил абый Компрессор заводыннан алып кайткан. Кайчандыр 7 нче заводта җитештерелгән калькуляторлар, төрле җирдән җыелган телевизорлар, радиолар, фотоаппаратлар, кинокамералар да үз урыннарын тапкан.

Гомумән, Равил абый шактый кешене җәлеп итә алган. Һәр экспонатның тарихын биш бармагы кебек белә. Мәсәлән, каен тузыннан ясалган су савыты Алабугадан килгән. Баксаң, андыйларны Алтайда үсә торган каен тузыннан ясыйлар икән. Безнекеннән су салырлык савытлар ясап булмый, ди. Кара нокталары булган урыннарда тишек барлыкка килә икән. Арча районындагы дусты Даниял Фәсәхиев борынгы әйберләрне  авылда яшәүче сеңлесеннән юллаган. Шулай гадәткә кергән: музей күрергә дип килүчеләрнең күбесе күчтәнәч – берәр экспонат та алып килә икән.

Шулай да Равил абыйның үзе өчен дә, килгән кунаклар өчен дә иң кызыклысы – балачакта без кулланган әйберләрдер, мөгаен. Гади генә алар үзләре. Күпме баланы санарга өйрәткән, талчыбыктан ясалган таякчыклар. Заманында Удмуртиядә җитештерелгән, һәрберебезнең букчасында яткан агач пеналлар. «Хәзер готовальня дигән әйбернең нәрсә икәнен дә белми балалар», – ди ул, көрсенеп. – Заманында мәктәптә үзем язган ручка белән каләмем дә бар иде әле. Кинога төшерергә дип алып киткәннәр иде. Кире китермәделәр».

Үземнеке дигәннән, Равил абый андый истәлекләрне дә куярга онытмаган. Нурлат районындагы Кулбай-Мораса мәктәбен тәмамлаганда бирелгән, бер генә «4ле»се булган аттестат, Казан авиация институтында тапшырылган диплом, төрле таныклыклар… Кызының мәктәп формасы (алар да ядкәр булып калды бит инде). Әти-әнисенең истәлекләре дә күп. Гармун турында сөйләгәндә, ул: «Белые Росы» киносында Николай Карачинцев та, агач башына менеп, нәкъ шушындый инструментта уйнады», – дип әйтергә дә онытмый. Кышкы салкыннарда да тукталып калмаган Чистай сәгатьләренә соклана. Талоннарны күрсәтеп, үзгәреш чорларын искә ала. Гөбе, киле, кер бәләге, кисәү агачлары турында сөйләп, яшьлек елларына кайтып килә. Шушы хәлләр әле генә иде бит дип, гаҗәпләнеп тыңлыйсың да тыңлыйсың. Кышкы салкыннарда кулга лампа тотып, сыер бозауламадымы икән дип, абзарларга да чыгып керәсең. Күтәреп ала алмаслык авыр чуеннарда мичтә пешкән ашның тәмен тоясың. Кинәт кенә җилпучта он иләп торган, төн йокыларын калдырып, кабада йон эрләгән әниең күз алдына килә… Хәер, әни генә түгел, бөтен нәсел-нәсәбеңне күз алдыннан үткәрәсең бугай мондый вакытта.

Равил абый да бабасы Борһанетдин мулланың заманында Габдулла Тукай белән Җаекта мәдрәсәдә бергә укуы, яшәве хакында горурланып сөйли. Шагыйрь Казанга юл алган, ә аның бабасы мәдрәсәдә укытып калган. Әнисе авырып киткәч, туган ягына әйләнеп кайткан. 1966 елда Карамалы авылында, зурлап, Тукайның 80 еллыгын үткәрәләр. Борһанетдин мулла шунда бик тәфсилләп шагыйрь турында истәлекләрен сөйли. Озак та үтми, салкын тидереп, бакыйлыкка күчә. Равил абый үзе дә Комлы Кавал авылындагы мәчеттә актив эшчәнлек алып бара. Хаҗга барып кайту да насыйп булган.

Гаражда шаккатарлык музей оештырып булмый торгандыр инде дип шикләнүчеләр дә бардыр, бәлки. Килешәм, мондый экспонатлар аерым биналарда, мәктәптә, клубларда урын алырга тиештер. Әмма инициативалы кешеләр бар икән, аларны, минемчә, хупларга гына кирәк. Мондагы экспонатлар зур музейларның нигезен дә тәшкил итәргә мөмкин бит.  Дөрес, Равил абыйның әлегә андый нияте юк. Киресенчә, ул яңа юнәлешләр белән янып йөри. Авылдашлары үтенече буенча, Комлы Кавал авылы мәчете һәм хастаханәсенең тарихын язу эшенә керешкән.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү