Татарстанда Covid-19 вирусыннан зыян күргән эшмәкәрләргә 8,9 млрд сумлык кредит бирелгән

Татарстанда Covid-19 коронавирусы пандемиясеннән аеруча зыян күргән эшмәкәрләргә 8,9 млрд сумга кредит бирелгән. Хәзерге вакытта банклар 3260 гаризаны канәгатьләндергән. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

«Эшкуарларга заем акчалары бизнесның аеруча зыян күргән тармакларына ярдәм итүгә ике банк программасы буенча бүлеп бирелгән: предприятиеләргә еллык 2 процент ставкалы ташламалы кредит һәм хезмәткәрләргә хезмәт хакы өчен процентсыз кредит каралган», – дип аңлаттылар ведомствода.

Бизнес вәкилләре алынган акчаларны хезмәт хакын бирергә, элек алынган кредитларны түләүгә яки эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруга юнәлдерә ала.

Процентсыз кредит кече һәм урта эшмәкәрлекнең йомшак тармакларына исәпләнгән. Займ рәсмиләштергәндә алты айга аның буенча процентларны дәүләт түли, бер елга кредит алган очракта калган айларга ташламалы 4 процент ставка гамәлдә була. Мондый кредитларны гомуми суммада 2,4 млрд сумга 925 эшмәкәр алган, диделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/business/02-07-2020/tatarstanda-covid-19-virusynnan-zyyan-k-rg-n-bizneska-8-9-mlrd-sumlyk-kredit-birelg-n-5753994


Фикер өстәү