Күзләр алга карау өчен бирелгән

Быел БДИ соңга калып башланды бит. Коронавирус үз төзәтмәләрен мәктәп имтиханына да кертте. Бары тик вузга барырга ныклы карарга килүчеләрне генә имтихан өстәле янына утыртты. Әгәр дә бердәм имтихан кергән беренче елларда ук аны ирекле итеп куйсалар һәм кырыс тәртип урнаштырсалар, Россиянең мәгариф системасы бик күп отасы, бихисап җәнҗаллар булмый каласы, вузда белем бирү сыйфаты да икенчерәк буласы иде.

Хәер, минем сүзем БДИ турында түгел иде әле. Иң болганчык елларда да, караклык һәм урлашу белән манчылган 2011 – 2013 еллар сезоннарында да тест формасында тапшырылган имтихан үз эшен эшләде: максатына гадел юл белән омтылган укучыларга ришвәтсез генә абруйлы факультетларга кереп китү мөмкинлеге бирде. Вазгыять ул елларда менә болайрак килеп чыкты: кемнәр, ришвәт түләп, әзер җаваплар алып күчереп куйды, шулар барысы да бер чама уртача баллар белән бүләкләнде. Массакүләм күчерү күпсанлы укучыларның вузга бер үк баллы сертификатлар белән юл тотуына китерде. Күчереп алган баллар никадәр генә югары булмасын, абруйлы вузга керүне гарантияләми иде. 2013 елгы имтиханда хәтта шулай булды: абруйлы факультетка керү өчен өч имтиханда йөз һәм йөзгә якын балларның суммасын туплау таләп ителде. Ришвәт түләп балларның андый зур суммасын туплау һич тә мөмкин түгел иде. 294 – 296 балл җыйган БДИ сертификатын бары тик үз көченә ышанган һәм үз башы белән имтихан тапшыручылар гына кулга ала алды. Массакүләм 260 – 270 балл җыючылар кайбер факультетларга якын да килә алмады ул елда: я тәртәләрен бордылар, я түләп укырга мәҗбүр булдылар. Имтиханда ни генә кыланма, вузга кергәндә барыбер гаделлек тантана итә иде.

Болар турында мин бөтенләй искә алмас идем. Үземнең улым һәм кызым БДИны гадел юл белән тапшырып, конкурсларны җиңел генә үтеп, югары уку йортларына керделәр һәм укып чыктылар да инде. Вузга бары тик диплом өчен генә кергән күпчелектән аермалы буларак, алар үз белгечлекләренә хыянәт тә итмәде. Хәзер бит инженер дипломы белән кибеттә сату итүче яисә шашлык пешерүчеләр буа буарлык. Безнең югары белем бирү системасының буш әйләнешләр ясавын дәлилли монысы да. Инженерлык дипломда гына, табиблык яисә архитекторлык кәгазьгә генә язылган дигән сүз инде бу. Урлашып, күчереп укып белгеч була алмыйсың, дипломлы гына буласың.

Күптән түгел генә дәрәҗәле бер әти – зур оешманың җитәкчесе белән сүз иярә сүз чыкты да бу темага этәргеч бирде. Аның улы киләсе елга урта мәктәп тәмамлый. Димәк, БДИ тегермәне аша узачак. Әти кешегә тырышлык белән бирелгән БДИның яшь кешегә зур перспективалар ачуы хакында әйттем. «Сәләтле укучылар өчен шулайдыр ул, уртачалар нишләргә тиеш?» – дип куйды әти кеше моңсу гына. Аның сүзләрен Казандагы  “СолНЦе» мәктәбе директоры мәшһүр Павел Шмаковка әйтсәң: «Сәләтле (одаренный) укучылар булмый, мавыгучаннар гына була», – дип кырт кисәр иде. Шмаков әфәндене мин яхшы беләм, бу турыда аның белән сөйләшкәнем бар. Балаларны сәләтле һәм сәләтсезләргә бүлү – безнең җәмгыятьнең зур бәласе. Талантлар аз була, күпчелек уртача катлауга керә дип уйлау бик күп даһиларның канатын кискән һәм кисеп килә. Әти-әниләр, үзләре дә аңламыйча, балаларына кечкенәдән «Син – уртакул» дигән ярлык тага һәм аларны соры һәм күңелсез, максат-омтылышсыз тормышка куып кертә. Мотив бетә, киртәләр аша узып алга таба бару дәрте югала, биеклекләр яулау омтылышы уянмый кала. Әле бит штампның «Син бернигә дә яраксыз» дигәне дә була, әти-әни һәм укытучы авызыннан бик күп бала шундый сүзләр ишетә һәм тормыш төбендәгеләрнең тулы бер плеядасы тәрбияләнә.

Кичә генә бер блогерның бер гыйбрәтле хикәясен укырга туры килде. Мәктәптә укучыларның берсе классташының аркасына «Мин – аңгыра» дигән язу ябыштырып куя. Бала үзе күрми аркасын, яшьтәшләре генә күрә һәм үзара пышылдашып көлешәләр. Кызганыч, балалар коллективы өчен типик хәл бу. Аркасына хурлык тамгасы ябыштырылган баланы тактага чыгаргач кына укытучы язуны күреп ала һәм укучыларга нәсыйхәт сүзләре әйтә: «Тормыш юлыгызда кешеләр һәрвакытта да сезгә төрле ярлыклар тагарга тырышачаклар. Никадәр генә алга барырга тырышсагыз да, ул ярлыклар сезне артка өстерәр», – ди һәм көнчеләр биргән бәягә игътибар итмәскә киңәш бирә. Алга барырга телисең икән, җәмәгатьчелек фикеренә игътибар итмә – укытучының төп нәсыйхәте шундый.

Хикәядән соң укучылар язган фикерләр балачакта көчләп тагылган фикернең кеше тормышында котылгысыз авыр нәтиҗәләргә китерүен раслыйлар. «Еш кына балаларны әти-әниләр тәнкыйтьли: уңышсызлыкларыннан көләләр, нәрсәдер барып чыкмаса, ачуланалар. Һәм шуның белән балачактан ук үз-үзеңә ышанмауның нигезен салып, киләчәккә юлны биклиләр. Андый гаиләләрдә уңышсызлыкка программалаштырылган канатсыз балалар үсә», – дип яза кайтаваз салучыларның берсе. Икенче бер автор аны куәтли. «Алдан гаиләдә салып таптамасалар, тормышта берәүгә дә башкалар начар ярлык ябыштыра алмас иде», – ди. «Мине әнием ни өчендер һәр вак-төяк өчен дә битәрли иде. Җебегән һәм кияүгә чыга алырлык түгел дип сүкте. Мәктәптә исә мине мактыйлар, фикерем белән исәпләшәләр иде. Тормышта шулай килеп чыкты да. Мин яхшы белгеч була алдым, әмма хыялымда матур гаилә кору теләге йөртсәм дә, анысына ирешә алмадым», – дип үкенеч тулы юллар яза өченчесе. Тагын бер укучы сыйныфташларының бәхетсезлеген формалаштыруда класс җитәкчесен гаепли: «Барыбызны да түбәнсетеп, секунд саен бәйләнеп торды. Күпчелек классташлар бәхетсез язмышлы булып чыкты», – ди. Гади генә хикәя бик күпләрне дулкынландырган, 223 комментарий язылган. Димәк, күпләрнең авырткан җиренә тигән. Балачакта тагылган ярлыкларның кешене гомер буе бәхетсез итүдә роле зур булуын һәркем диярлек таныган. Укучыларның берсе уңышлы гына киңәш биргән: «Кешенең күзләре алга карау өчен алгы якка урнаштырылган. Бертуктаусыз артка борылып, аркагыздагы ярлыкларны тикшереп тормагыз», – дигән.

Сүзнең башы бит БДИ турында иде. Дәүләт имтиханын урлашып бирергә өйрәтеп бик күп әти-әниләр үз балаларының аркасына «Син – аңгыра» дигән ярлык ябыштыра һәм шул тамга гомере буена кешене озатып йөри. Бик күп сәләтле укучылар төште ул тозакка: үзләре теләгән уку йортына керә алмады, соры һәм күңелсез тормыш юлына кереп китте. Үз улын талантсыз һәм уртакуллар рәтенә керткән теге әти дә аның канатларын кискән инде. Югыйсә бит БДИны 90 – 100 балл белән тапшыру өчен ике генә нәрсә кирәк: үз көчеңә ышану һәм максатчан тырышлык. Бала исә әти-әнисе таккан уртакуллык ярлыгына ышана да беренчесен югалта. Ә беренчесеннән башка икенчесе була алмый инде аның.

                                                                  Рәшит Фәтхрахманов

Фото: worldskills


Күзләр алга карау өчен бирелгән” язмасына фикерләр

  1. БДИга кагылмаса да, бер мисал китерәм.Төрле очраклар булуы ихтимал. Бер танышым, «от противного» ысулын кулланыптыр, һәрчак: «Булмас синнән. бернәрсәгә дә ирешә алмассың» — дип, улының ачуын кузгатып, тырышып укырга стимул бирәм дип, ә аның апасына, кулын селтәп бернинди әһәмият бирмичә, үзе теләгәнчә укысын да, яшәсен дә, дип, карар кылган иде. Мәктәптә укуын тәмамлагач, кызбала, басымына буйсынып, әтисе шикелле белгечлек буенча укый башлады, күңеленә хуш килмәгәч, башка юнәлешкә күчте, ахырда, анысыннан да баш тартып, психология өлкәсенә кереп китте. Бу өлкәдә шактый зур уңышларга иреште, бик тиз психология фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә, доцент званиесенә ия булды. Аны тыңлаган танышларым «бик башлы, белемле һәм дә бик оста лектор», дип мактаганнар иде. Ә энесе университетта математика бүлегендә белем туплады һәм, ни гаҗәп, аннан соң лаеклы дип атала торган ялга чыгып киткәнче, «математика — царица наук» дигән гыйбарә белән «коралланып», бернинди үсеш турында уйламыйча, әллә ассистент, әллә өлкән укытучы булып эшләде. Пенсионер сыйфатында озак яшәмәде, тиз арада бакыйлыкка да күчте. Шундый язмышның сәбәпләре арасында әтисе индергән «булмаганлык комплексы» да билгеле бер роль уйнагандыр, мөгаен.

Фикер өстәү