Миләш чыпчыгы җиләксез, чиясез калдырды: аннан ничек котылырга?

Миләш чыпчыгының маҗараларын ишеткәнем генә түгел, күргәнем дә бар иде үзе. Бервакыт шулай көз көне авылга кайттык. Өй алдындагы бакчада, күзләрне камаштырып, кып-кызыл миләш «янып» утыра. Иртән торсак, берни калмаган. Кичкә таба өере белән әнә шул канатлы дусларыбыз «кунак булып киткән» икән.

Бу юлы хәлләр яманрак. Үз бакчабызда башта бакча җиләгенә «күзләре төште». Шуның белән канәгатьләнерләр дип өмет иттекме икән, ирга агачына, аннан пешәр-пешмәс чиягә күчкәч кенә, нәрсәдер эшләргә кирәк инде, дия башладык. Баксаң, миләш чыпчыклары саранчадан бер дә ким түгел, бер көн эчендә бакчадагы бөтен уңышны юк итә алу сәләтенә ия икән.
Бакчачылар арасында миләш чыпчыгын танымаган кеше юктыр, мөгаен. Ул күгәрченнән бәләкәйрәк, коңгырт-соры төстә, корсагы – аксыл. Үзен бик кыю тота, курку дигән нәрсәнең әсәре дә юк. Бигрәк тә чия, карлыган, крыжовник, бакча җиләге, зелпе, ирганы үз итәләр. Әгәр бакчагызда мондый җиләк-җимешләр бар икән, саклану чарасын алдан ук күрә башлагыз. Әмма тәгаен файдасы тияр дип өметләнергә ярамый. Шуңа күрә берничә ысулны кулланырга кирәк. Белгечләр әйтүенчә, бу кошларны куркыту бик авыр, чөнки аларның «башлары бик яхшы эшли» икән. Вак-төяк нәрсәләргә исләре дә китми, башта шикләнсәләр дә, бер-ике көндә ияләшәләр. Шуңа күрә көн саен нидер уйлап табарга, алыштырырга кирәк.
Ничек сакланырга?
Бакчачылар әйтүенчә, миләш чыпчыкларыннан иң яхшы котылу чарасы – карачкы. Әмма, ни кызганыч, кошлар тыныч кына басып торган фигураны бернигә санамыйча, күзәтү урыны итеп файдаланган урыннар да күп икән. Шуңа күрә тавышлы һәм селкенә торган куркыту ысулларын файдалырак дип уйлыйлар. Карачкы куярга теләсәгез, иске пәлтәгә караганда ерткыч кош фигурасы аларны ныграк куркытачак. Күзләре карчыганыкы кебек зур, күбрәк өлеше сары булсын.

Саклану ысулларының берничәсен сезгә дә тәкъдим итәбез
* Ике таякны «Т» хәрефе кебек беркетеп, башына полиэтилен ябыштырырга һәм аны буй-буй кискәләргә. Җил искәндә ул тавыш чыгарып тирбәләчәк.
* Шул ук таякка пластик шешәләр яки калай банкалар урнаштырырга мөмкин. Кибетләрдә фольгадан ясалган әйләнчекләр һәм кыңгыраулар сатыла. Аларны да кулланырга була.
*Миләш чыпчыклары селкенеп торган әйберләрдән шикләнүчән. Шуңа күрә, төрле материаллар кулланып, гирляндалар ясарга була. Мәсәлән, озын бауга төрле төскә буялган каз каурыйлары бәйләп кую бик үтемле, диләр. Миләш чыпчыгы мәчедән бик курка. Шуңа күрә агачларга мех бүрекләр элеп куйсагыз була. Катыргыларга ачык күзле мәче рәсемнәре ясап, баганаларга ябыштырыгыз.
* Балаларыгыз уйнаган тупка көзге калдыкларын ябыштырыгыз да, сеткага салып, агачка элеп куегыз. Кояшлы көн булганда, алар ялт-йолт килеп торачак һәм кошларны куркытачак.
* Агачларга иске видеокассеталарның тасмаларын элеп куегыз.
* Авыл хуҗалыгы товарлары кибетендә агачларны һәм куакларны каплап куярга челтәр сатыла. Ул яшел төстәге пластиктан ясалган. Аны шулай ук балык тоту өчен җитештерелгән челтәр белән дә алыштырырга мөмкин. Тик монысының тишекләре зуррак, кошлар анда кысылып калырга мөмкин.
* Кошларны куркыта торган ультратавышлы җиһазларның кеше колагына зыяны юк. Аның каравы канатлы дуслар аны яратмый гына түгел, күралмый икән.
* Лазерлы җиһазлар исә кошларны адаштырырга сәләтле. Ул да кеше сәламәтлегенә зыянлы түгел. Бәясе генә кыйммәтрәк. Тик йортка якынрак куйсаң, тирә-күршенең ачуын чыгарырга мөмкин.
* Биоакустик аппаратлар ерткыч кошлар тавышын чыгара. Бу очракта аккумулятор куллану нәтиҗәлерәк, чөнки розеткага тыгып куйсаң, бакча буйлап үткәргечләр сузарга туры киләчәк. Мондый тавышларны да тирә-күршеләрегез өнәп бетермәскә мөмкин.

Түтәлләрдә

Түтәлләрне саклауның үз үзенчәлекләре бар.
* Кибетләрдә лутрасил дип аталган материал саталар. Шуны алып капларга мөмкин.
* Баганалар утыртып, аңа җепләр бәйләп куярга кирәк. Алар җилдә акрын гына тирбәлеп, кошларны куркытып торачаклар.
* Түтәл әйләнәсенә буялган ташлар тезеп чыгарга була. Кошлар аларны «тешләп» карагач, өметләрен өзеп, уңыш өлгергәнне көтеп тормаска мөмкиннәр. Таш урынына яңа ел уенчыкларын да кулланырга мөмкин.

Әмма артыгын кылана күрмәгез. Әле куакларда, агачларда җимеш өлгермәгән чакта миләш чыпчыкларын куркытырга кирәкми. Чөнки алар, зарарлы кортларны чүпләп, шактый файда китерәләр.
Аңлашыла ки, үзегез ничек котылдыгыз соң, дигән сорау туарга мөмкин. Котылуын котылмадык, әмма чарасын күрә башладык. Очырмага менеп, чыршы уенчыклары тутырылган тартманы алып төштем. Оныклар, дәү әни, Яңа ел каршыларга иртә бит әле, дип аптырап беттеләр. Кыштырдавык тасмалар агач-куаклар өстенә «кунаклады». Видеокассета табып, аның тасмасын җилфердәргә куйдык. Беренче көнне үк файдасы тиде. Ниһаять, ирганы үзебез дә авыз итә алдык. Кыскасы, кошлар да жәл, үзебез дә жәл. Шулай булса да, көн саен яңадан-яңа әйберләр уйлап табасы инде. Декорацияне гел алыштырып торыгыз, дигәннәр бит.

Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү