Михаил Мишустин «Алабуга-Волокно» заводында булды

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин «Алабуга» махсус икътисади зонасында урнашкан «Алабуга-Волокно» заводын карады. Монда ул углерод җепселләре җитештерү линиясе, продукция үрнәкләре белән танышты, хезмәткәрләр белән аралашты.

«Алабуга» махсус икътисади зонасы Россия Хөкүмәте карары белән булдырылган иде. Хәзерге вакытта ул ил территориясендәге иң уңышлы эшләүче зона булып санала. «Алабуга» резидентларының инвестиция күләме 200 млрд сум белән исәпләнә. 2019 елда алган табыш күләме — 82,6 млрд сум.


Фикер өстәү