Халыклар ассамблеясенә яңа җитәкче билгеләнде

Татарстан Халыклар ассамблеясе Советына башкарма комитеты рәисе итеп Константин Яковлев сайланды. Башкарма комитетта оешкан көннән җитәкчелек иткән Николай Владимиров, лаеклы ялга чыгу сәбәпле, вазифасыннан китте.

— Белгәнегезчә, ул 2008 елда ассамблея оешканнан аның белән җитәкчелек итте, куелган бурычларны нәтиҗәле һәм уңышлы башкарды, – диде Дәүләт Советы рәисе, Халыклар ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырышта.

Парламент җитәкчесе әйтүенчә, ул милли-мәдәни автономия җитәкчеләре белән уртак телне тиз тапкан. Татарстандагы Халыклар ассамблеясе эшчәнлеге Россиянең башка төбәкләре өчен үрнәк булып тора. “Бу башкарма комитетның зур булмаган коллективы оешкан төстә эш алып баруын күрсәтә. Шул еллар эчендә халыкның бердәмлеген тәэмин итә алдык”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм Николай Владимировка күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Дәүләт Советы рәисе ассызыклаганча, ассамблеядә төрле вазифада озак еллар эшләгән яңа җитәкче Константин Яковлев та, кирәкле барлык сыйфатларга ия, ихтирам казанган, тәҗрибәле шәхес. Аны республикада да, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр.


Фикер өстәү