Татарстанда ерткыч кошлар ник артты?

Өй тирәсендә карга, тилгәннәр күбәйде. Кош-кортларны алалар. Алар ник шулай артты икән?
З.Калимуллна, Мамадыш.

Сорауга КФУ мөгаллиме, орнитолог Илгизәр Рәхимов җавап бирде:

– Быел печән уңышы яхшы булды. Кешеләр аны әллә ничә кат чабып алды инде. Тилгән һәм карчыгалар, печәнне чапкач, ачылып калган урыннардан азык эзли, тычкан тоталар. Чабучы булмаса, башка җирдән эзлиләр инде. Кошлар тавышын ишетә башлауны – кешеләрнең табигатькә якынаю дип кабул итәм. Фәнни күзәтүләрдән чыгып шуны әйтә алам: бездә тилгәннәр артмады, һаман узган елдагы килеш. Ә менә кара карга белән ала карга кимеде.


Фикер өстәү