Җәйнең ямен черки ала: озынборыннар усаллаша

Җәйнең ямен… черки ала. Бу сүзләр быел тагын да актуальрәк яңгырый төсле, чөнки күпләр озынборыннарның аеруча күп һәм усал булуыннан зарлана. Бу нәрсәгә бәйле?

Черкиләр күп

Гөлназ Гыйләҗеваларның дачалары «Овощник-3» бакчачылык ширкәтендә урнашкан. Биш сутый җирләре бар.

– Якында гына сулык булмаса да, бакчада черкиләр күп. Ел да эшкәртәбез, – ди ул. – Быел өйдә булган агуларны гына сиптереп чыктык. Бетүен бетми, тик бераз кими. Түзмәслек түгел үзе. Болай махсус бригада да чакырмакчы идек. Тик безнең участокны эшкәртеп чыгу 2000 сум диделәр. Беркөн сеңлем кичен Әмәт урманына барган булган. Баласының тешләнмәгән бер җире дә калмаган. Алар шаккатып кайткан инде. Казанда паркларны бер дә эшкәртмиләр микән әллә, диләр. Җиңү паркында, мәсәлән, балалар мәйданчыгы янында бер черки дә борчымады. Ә инде хәрби техника торган урында алар шактый иде.

Быел алардан Казан халкы да зарлана. Район, авылларда да күп, диләр.

– Бездә черкиләр ел да күп. Авылда хуҗасыз, ташландык йортлар шактый. Аларның ишегалдын агачлар, чүп үлән баскан. Черкиләрнең күп булуын шуңа бәйлибез. Моннан тыш, элеккеге елларда аларга каршы препаратлар сиптерәләр иде. Соңгы вакытта күргәнебез юк. Ел да үзебез белгән ысулларны кулланабыз, – диде Яшел Үзән районының Кече Ачасыр авылында яшәүче Әлфия Кәлимуллина.

Шул ук вакытта, республиканың барлык авылларында да черкиләр һөҗүме бара, дип әйтеп булмый. Алардан зыян күрмичә, тыныч кына, үз көйләренә яшәп ятучы бәхетлеләр дә бар.

Халыкның черкиләр күп дигән фикерен КФУның фундаменталь медицина һәм биология институтының зоология һәм гомуми биология кафедрасы доценты Николай Шулаев да куәтли. Аныңча, черкиләр Татарстанда җәй башында чыннан да күп булган һәм алар тиз генә бетмәячәк әле.

– Май ахыры – июнь башында озынборыннар аеруча күп, – ди ул. – Бу – чыннан да, «черкиле» җәй. Моның төп сәбәбе һава шартларына бәйле. Шомырт чәчәк атканда гадәттә салкын була торган иде, быел эссе көннәр торды. Шуңа күрә беренче черкиләр май башында чыкты. Шулай итеп, алар безнең якларга югалтуларсыз килеп җитте, артты.

Николай Шувалов июльдә яңа төр черкиләр чыгасын да әйтте. Алар суда 3–4 атна эчендә үрчи. Черкиләр һөҗүме исә июль ахыры – август башында кимеячәк, дип ышандыра безне биолог.

Николой Шулаев әйтүенчә, Татарстан шәһәрләрендә яшәүчеләргә чәрелдек-черки (комар-пискун) тынгы бирми. Ул фонтаннарда, дымлы подъездларда һәм хәтта аквариумнарда үрчи. Димәк, алар артсын өчен су булу кирәк. Ә менә авылларда яки урманнарда черкиләрнең башка төре – «тешләүче» (кусак») яши икән. Шулай ук малярия төрлесе дә бар. Бактың исә, кешеләрне ана черкиләр генә тешли.

– Кан эчкәч, алар үрчи һәм аталанган бөҗәк суга йомырка сала. Үрчер өчен черки күп көч сарыф итә, шуңа күрә күпмедер вакыттан соң алар үлә, – ди галим.

Ә менә Роспотребнадзор белгечләре, быел черкиләр күбрәк, дигән фикер белән килешмәүләрен белдерде.

– Бу сорау безгә турыдан-туры кагылмый. Хәер, аңа төгәл, объектив җавап биреп тә булмас иде, чөнки черкиләрнең санын билгеләү мөмкин эш түгел. Безнең күзәтүләребезчә, быел черкиләр һөҗүме күзәтелә, дип әйтеп булмый, – диде Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева.

Халык арасында, черкиләр коронавирус тарата икән, дигән имеш-мимешләр дә йөри. Роспотребнадзор белгечләре аңлатуынча, моңа ышанырга кирәкми. Черки, талпан, москит, чебеннәр коронавирус таратмый. Шул ук вакытта буынтыкаяклылар – бөҗәкләр һәм талпаннар башка төрле куркыныч авырулар таратырга мөмкиннәр.

Биолог Илгизәр Рәхимов та, быел черкиләр күп, дигән фикер белән килешми.

– Безнең үзебезгә генә шулай тоелырга мөмкин бу, – ди ул. – Чөнки көннәр эссе тора. Тәрәзә, ишекләр ачык. Икенчедән, алар күп очракта яңгырлы көннәрдә үрчи, чөнки дым кирәк. Ә бездә, киресенчә, быел булган сулыклар да кибеп-корып бара. Черкиләр үрчер өчен шартлар бик начар.

Урманнар эшкәртелми

Озынборыннарга каршы чараларга килгәндә, сулыкларда черкиләрнең личинкаларына каршы эшкәртүләр энтомологик тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча гына уздырыла. Идарә черкиләрнең малярия төре үсеше күзәтелгән 670 сулыкны (аларның 152се – Казанда)   контрольдә тота. Миләүшә Җамалиева әйтүенчә, 2019–2020 елларда һәм 2021 елның узган айларында республикада черкиләрнең (малярия, Көнчыгыш Нила лихорадкасы) йогышлы авырулар тараткан очраклары теркәлмәгән.

Әлеге вакытта исә республикада 162 сулык черкиләргә каршы эшкәртелгән. Бу – 430 гектар дигән сүз. Аларның дүрттән бер өлеше башкала сулыкларына туры килә. Әлеге эшләр көн саен алып барыла, ди белгечләр. Мәсәлән, соңгы араларда бөҗәкләр буенча белгечләр – энтомологлар Казансу, Кабан һәм Аккош күлләре һәм Яңа Савин районының торак комплексларын черкиләргә каршы эшкәрткәннәр.

– Йогышлы авырулар таралу куркынычы булган участоклардан тыш, урманнарда, кыр, сквер, парк, балалар бакчаларында, шул исәптән балалар мәйданчыкларында черкиләргә каршы нәтиҗәсе озак вакытка җитә торган инсектицидлар кулланылмый, – дип аңлаттылар безгә белгечләр.

Төрлечә сакланабыз

Халык исә черкиләргә каршы ничек булдыра ала, шулай көрәшә. Моның өчен төрле кремнар, спрейлар, яндыра торган спиральләр, шашка һәм төймәләр куллана.

– Черкиләрне качыра торган репеллентлы чараларны киемгә сиптерсәң яки сөртсәң, нәтиҗәсе озаккарак җитә. Киемдә ул берничә көн (хәтта 20 көнгә кадәр), ә тәндә берничә сәгать кенә саклана. Шул ук вакытта аның зыяны да күпкә кимрәк, – дип аңлата белгечләр саклану чаралары кулланганда.

Бакча, йорт тирәләрен үзләре эшкәртүчеләр дә, махсус бригадалар чакыручылар да бар. Казанда мондый хезмәт күрсәтүче оешмалар шактый. Шундыйларның берсенә без дә шалтыратып белештек. Белгечләр әйтүенчә, узган ел белән чагыштырганда, быел аларның эшләренә ихтыяҗ әллә ни артмаган. Көненә уртача 50ләп заказ кабул итәләр. Бу эш өчен стандарт дача участогында бер сәгать вакыт китә. Әлеге вакытта йорт хуҗаларына саклану чараларын кулланмыйча, ачык һавада булырга киңәш ителми. Даруның нәтиҗәсе булсын өчен, һава шартларына бәйле рәвештә, тагын ике сәгать көтәргә туры киләчәк. Бәяләргә килгәндә, мәсәлән, 6 сутыйга кадәр җирдә бер төр бөҗәккә каршы гына препаратлар сиптерү – 3400,  6–10 сутый – 3900, 30–40 сутый – 6900, 0,8–1 гектар 9900 сумга төшәчәк. Моннан тыш, юл чыгымнары аерым исәпләнелә.

Әлеге хезмәттән Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи дә файдаланган. Ул белгечләрдән йорт, бакча территориясен эшкәрттергән.

– Узган ел да шулай эшкәрттергән идек. Быел да чакырдык. Черкиләргә бигрәк түзеп булмый бит. Былтыр нәтиҗәсеннән канәгать калган идек. Быел менә ничек булыр инде. Быел да, яңгыр күп яумаган очракта, 2–3 айга кадәр җитәчәк, диделәр. Моның өчен 4500 сум акча түләдек, – диде ул.

Казан янындагы бер бистәдә яшәүче Гөлшат ханым исә өй, тәрәзә, капка-койма тирәләрен үзләре эшкәрткән.

– Без 350 сумга «Цифокс» дигән препарат сатып алдык. Аны 100 литр суга салып болгаттык та сиптереп чыктык, – диде ул.

Чыпчыклар кимеде

Черкиләр артса да, Татарстанда кайбер кошлар саны, киресенчә, кимегән. Илгизәр Рәхимов сүзләренә караганда, моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Кошларның, бөҗәкләрнең популяция динамикасы ел саен үзгәреш кичерә.

– Мәсәлән, бер елны кимерүчеләр саны артырга, ә кошлар саны кимергә мөмкин, – ди ул. – Табигатьтәге һәр тереклекнең саны арткан һәм кимегән еллар була. Аларның нинди ешлык белән кабатлануын алдан әйтеп булмый. Кайсыдыр төре – ун елдан ун елга, кайсыларыдыр ике елдан ике елга арта яки кими. Быел менә шәһәрдә яшәүче чыпчыкларның шундый вакыты килеп җитте. Динамика күрсәткечләре буенча, аларның саннары түбән төште.

Икенчедән, биолог фикеренчә, монда халыкның да өлеше бар.

Хәзер халыкның күпчелеге ризыкны исраф итмәскә тырыша. Ипи чыгарып ташлау да – сирәк күренеш. Димәк, кошларга ризык кимеде. Аннан соң, сыерчык оялары ясау да онытылып бара. Мәктәпләрдә дә бу эшләрдән читләштеләр. Ә иске ояларның сыйфатлары начарланды. Болардан кала, элек халык йорт салганда күбрәк агач куллана торган иде. Хәзер пыяла да бетон. Кошларга кереп ояларга урын кимү дә үз ролен уйный, – дип аңлатты орнитолог.

Быел шулай ук кешеләр арасында ала каргалар арткан һәм агрессивланган дигән фикерләр дә ишетелгәләде. Әлеге сорауга да җавап алдык.

– Юк, ала каргаларның саны артмады, – диде Илгизәр Рәхимов. – Казан тирәсендә 1 меңләп пар оялый. Без аларны күп еллар күзәтәбез инде. Саннары артмый. Алар «әрсез»ләнде дип әйтү дә дөрес булмас иде. Андый куркыныч хәлләр юк. Каргаларның кешегә ташлану очраклары бар. Тик бу очракта алар ояларын, балаларын саклау инстинктыннан гына ташланырга мөмкин. Ул агрессия түгел, ә үз-үзен саклавы гына.

Зөһрә Садыйкова    


Фикер өстәү