«Урманнар белән капланган Россиядә агач ни өчен җитешми?»

Россия икътисадында совет чорының бер билгесе нык шәйләнә башлады: агач материаллары табу зур мәшәкатькә әйләнде. Кыйммәт, әмма барыбер юк. Бәясе ике ярым тапкырдан да ашып киткән такта турында менә шулай гына әйтеп була. Белгечләр исәпләвенчә, бүген илкүләм 2–2,5 миллион кубометр агач материаллары җитешми. Агач йортлар төзү ассоциациясе матбугат хезмәте июнь аенда гына да агач материалларының бәясе 30 проценттан артыкка күтәрелүен хәбәр итте. Агач йортлар төзү өчен бер елга 6 миллион кубометр агач кирәк икән, бүген шуның 40 процентлабы җитешми. Агачка бәя күтәрелү бөтен дөньяда үткән елның көзендә үк башланган. Аңа ихтыяҗ кисәк арткан һәм дефицит пәйда булган. Такта бәясе 2020 ел башы белән чагыштырганда 3 тапкыр үскән.

«Урманнар белән капланган Россиядә агач ни өчен җитешми?» дигән сорауның җавабы бик гади. Үзебезгә булмаса булмасын, чит илгә күпләп озатабыз. Экспортка 31 миллион кубометр агач сатыла. Бездәге дефицитны каплау өчен шуның 6–8 проценты да җитәр иде.

Агач йортлар төзү ассоциациясе дефицитны бетерү өчен экспортны дәүләт тарафыннан мәҗбүри чикләү, эчке базарда сату өчен квоталар кертүне яклыйлар. Совет чорында шулай иде ул: такта алу өчен рәсми органнардан рөхсәт кәгазе теләнәсең, күп кенә очракларда ул кәгазь белән дә агач алу кыен. Ахыр чиктә урманчыга ришвәт төртү юлы белән хәл ителә иде мәсьәлә. Хәзер моңа бер генә яңалык өстәргә телиләр: агач җитештерүчеләргә субсидия түләү, сатып алучыларга да ярдәм акчасы бирү. Бу юл белән барсак, субсидия алмаган беркем дә калмаячак бит инде. Нефтьчеләргә кадәр берничә йөз миллиард сумлык субсидия алалар хәзер хөкүмәттән.

Үзебездә җитештерелмәгән, стратегик яктан әһәмиятле материалны күпләп читкә озату –  гаҗәп хәл инде ул. Акчасы да, файдасы да күренми бит җитмәсә. Күбрәк саткан саен, тизрәк фәкыйрьләнәбез. Читкә чимал сатып, халык тәненә ит кунмый.

1 июльдән башлап ел ахырына кадәр читкә сатылучы агачка, дымлылыгы 22 проценттан артса, 10 процентлы пошлина кертүне планлаштыралар икән. Әмма белгечләр әйтүенчә, бу чара булышмаячак, чөнки экспортка нигездә дымлылыгы югарыдагы күрсәткечтән кимрәк булган агач озатыла. Нинди бәя белән озатыла торгандыр, анысы мәгълүм түгел. Хәзерге көндә Кытай бездән газны бик түбән бәядән сатып ала. Быелның икенче кварталы бәясе, Кытай таможнясы мәгълүматларыннан күренгәнчә, мең кубометрга 148 доллар гына. Ел башында бөтенләй 118,5 доллардан гына озатканнар зәңгәр ягулыкны. Чагыштырыйк: Төрекмәнстан апрельдә Кытайга газны –  216 доллардан, Казакъстан һәм Үзбәкстан – 179 доллардан, Мьянма 347 доллардан саткан. Агач экспорты да нигездә Кытайга булуын исәпкә алсак, Пекиндагы иптәш коммунистлар дефицит материалны шулай ук арзангарак алу юлын тапмадылар микән?

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү