Коронавирус пандемиясе башланганнан соң 26,5 млн россияле балалары өчен дәүләт ярдәме алган. Аның суммасы 617 млрд сумны тәшкил итә. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голиковага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Исегезгә төшерәбез: өч яшькә кадәрге балаларга апрельдән июньгә кадәр 5әр мең сум акча бирелде. Моннан тыш, июнь һәм июль айларында 3 – 16 яшьлек балалары булган гаиләләр 10шар мең сум акча алды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat