3 яшьтән кечерәк ике баласы булганнарга бушлай бала караучы билгеләргә мөмкиннәр

Россиядә өч яшьтән кечерәк кимендә ике сабые булган күпбалалы гаиләләргә бушлай бала караучы тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә. Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

Әлеге инициатива балалары булган яки игезәкләр көткән яшь гаиләләргә кагыла.
«Шуңа бәйле рәвештә, өч яшькә кадәрге кимендә ике бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләргә, әлеге сабыйлар өч яшькә җиткәнче һәм аларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә урын тәкъдим ителгәнче, бушлай нигездә бала караучы тәкъдим итү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», – диелә Сухарев хатында.


Фикер өстәү