«Ооо, бик бай күренә!»: сандык ясау остасы Рәйхат Сафиуллинга кәләшләр шулай диләр

– Элек бирнәләрен сандыкка тутырып кияүгә чыккан кызлар бәхетле була дип әйтәләр иде. Хәзер авылда гына түгел, шәһәрдә дә булачак кәләшләр бу йолага игътибар бирә башлады. Чыннан да болай күңеллерәк бит, – ди Зәй районының Югары Шепкә авылында яшәүче сандыклар ясау остасы Рәйхат Сафиуллин.

Ооо, бик бай күренә бу!
Кызларның әле дә кияүгә бирнәләрен сандыкка тутырып чыгуына сөенә Рәйхат абый. Беренче сандыгын күрше кызы Рузиләгә ясаган ул. Аннан күреп, башкалар да сорый башлый. Хәзер Чаллы, Казан, Бөгелмәдән кадәр киләләр. Рәйхат абый әйтүенчә, бу бит табыш алу гына түгел, гореф-гадәтләрне дә саклау. Сандык белән кияүгә чыккан киленнәргә караш та башка. Шулай да замана кызлары башкачарак. Аларга җыйнак, матур кирәк. «Элек сандыклар 1 метр 20 сантиметрлы иде бит. Анда иреңнән качып, кереп утырырга да була», – иде ди ул, сүзне уен-көлкегә борып. Хәзер сандыкның зурлыгын 75 – 80 сантиметрга калдырган. Күбрәк шәмәхә, көрән төсләрне сорыйлар икән. Туры өслеккә караганда, көймә кебек ясалганын сорыйлар. Таләпне дә куя беләләр.
– Сандыкларны татар гына түгел, башка милләт кызлары да сорый башламадымы әле? Матур бит, – дип сорыйм Рәйхат абыйдан.
– Руслар арасында, их, мин моны оныкка алыр идем, дип кызыгучылар бар. Керәшен татар кызлары да бик яратып ала, – диде ул.
Бу урында кызларның сандыкны сайлау мизгелләре турында да беләсе килә. Бәлкем, алар бу матурлыкны күргәч телсез каладыр? Күзләре яна башлавы хак икән. Берәүләр сандык тирәсендә бөтерелеп йөрсә, икенчеләре энә күзеннән үткәреп, ат сатып алган кебек барысын да тикшерә икән. Бер ярыгы да юк, бигрәк шома дип аптыраучылар да юк түгел. Тик булачак кәләшләр авызыннын беренче әйтелгән сүз: «Ооо, бик бай күренә!» Менә шуннан останың хезмәтенә бәяне чамалап була инде.
Кызларны матур сандыклы итеп кенә калмыйча, төбенә йә уклау, такта, йә йөрәк формасында йозак куя. Бу күчтәнәчләрне юкка гына салмый. Киленнәр тырыш булсын, каенаналарына ярасын, дип теләве. Гаилә ныклыгы теләп, фанердан йөрәк бүләк итә. Кызларга мондый бүләкләр ошый икән.
Хатыныма бүләк итәм
Сандыклар кызларның гына түгел, ирләрнең дә күзен яндыра. Әнә Тукай районыннан бер генә сандыкка дип килгән абзый, икене үк алып киткән. Берсе – кызына, икенчесе – хатынына. Өйне бизәргә дип җиһаз урынына алучылар да бар.
Арада, 50 мең сум сорасагыз да бирәм, дигән кеше дә табылган. Бөгелмәдән килгән ир-ат сандык бәясенең 25 мең икәнен белгәч, башта аптырап калган. Рәйхат абый, кыйммәтсенә, ахры, берәр меңгә төшәрмен дип торганда, кесәсеннән 30 мең сум чыгарган. «Мин күп җирләрдә сандыклар карадым, әмма сезнекен күргәч, телсез калдым», – дигән. Менә шундый бәһане белгән, юмарт бәндәләр дә килә икән Сафиуллиннар йортына.
Бәяләргә килгәндә, чималга, хезмәтенә карап, 20 – 25 мең сум тирәсе. Бер акчасына, бер хуҗаның күзенә карап торганнарга хакын бераз төшерә. Ерак җирдән килгәннәрне буш җибәрәсе килми. Кызларының кияүгә чыгасы бар. Бу бит – изге эш.


Сандык ничек «туа»?
Әлеге шөгыль белән мавыга башлавына ун еллап икән инде. Балта эшенә әтисе Тәүҗиптән өйрәнгән. Улын балта тотарга, бура бурарга өйрәткән. Әтисе орчык, көянтә, тарак, сандыклар да ясаган. Рәйхат абый баштарак күрше кызларын сөендереп, курчак салырга карават, балаларына уенчыклар эшләгән. Шуннан зуррак әйберләр, тәрәзә кашагалары һәм башкаларга күчкән. Бирнә савыты ясау өчен 18 – 20 көн вакыт китә. Шуның биш көне – көймә өслек ясау өчен. Өч көн буяса, ике көн лаклый. Калганын шуннан чамаларга була.
– Агачның да йоны бар, беткәнче шомартам. Әгәр җиренә җиткереп ясамасаң, буяганда төерләр калачак. Мондый товарны беркем дә алмый, – ди ул.
Сандыкны юкә, имән агачларыннан да ясап була, тик бу очракта ул бик кыйммәткә төшәчәк. Шуңа күрә иң яхшысы дип чыршы агачын сайлый. Аны яхшылап киптерергә кирәк. Чимал әйбәт булса, калганы – оста эше. Коралдан башка булмый, аңа акчасын кызганмый. Калайны Себердән кайтарта. Буяуның да, лакның да сыйфатлысын гына сатып ала. Буяу агачның бизәген бозмаска тиеш.
Сандыкларны кыш көне генә ясый, башка вакытта авылларга шабашкага йөри. Йортлар төзү, түбә ябу белән шөгыльләнә. Агачтан ясаган башка кул эшләре бар. Тик сандыкны урындык-өстәл белән генә чагыштырып булмый, аның хикмәте бар. Яшь киленнәр, әби-бабайларга кадерле булган әйберне шартын китереп ясарга кирәк.
Рәйхат абый бизәкләрен каяндыр карап ясамый, фантазиясен эшкә җигә. Кайвакыт ятканда да уйлап ятам ди. Хатыны Мөсәфирәдән дә, болай итсәм, ничек булыр икән, дип киңәш сорый. Кызы Айгөл кайткач, аның фикерләре белән дә кызыксына. Менә шуннан уртак фикерләр туа. Хәзер вакытта бәрхеттән эшләп карарга теләге дә бар. Сыйфатлы тукыма кирәк.
Унбер ел элек Зәйдә яшәгән Сафиуллиннар. Рәйхат абый гаиләсе белән туган авылына кайтып, курчактай матур йорт төзегән. Иң күңеллесе – бу йортка гореф-гадәтләрнең, матурлыкның кадерен белгән кешеләр килә. Монысы да күңелле бит.

Сәрия Мифтахова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү