Россия Дәүләт Думасында тол калган пенсионерлар өчен пособие кертергә тәкъдим иттеләр

Россия Дәүләт Думасы депутаты Иван Сухарев Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә тол калган пенсионерлар өчен махсус түләүләр билгеләү тәкъдиме белән хат юллаган.

Сухарев фикеренчә, өлкән яшьтәге парларның ире яки хатыны үлгәннән соң, икенчесенең финанс кыенлыклары барлыкка килә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Шулай ук яңа пособие кертү пенсионерларның яңа тормыш шартларына яраклашуына ярдәм итәчәген билгеләп үтте ул.

«Гражданнарның әлеге категориясенә ярдәм итү максатыннан, сездән ялгыз калган пенсионерлар өчен, үлгән иренең яки хатыны пенсиясенең 50 проценты күләмендә айлык өстәмә пособие кертү мөмкинлеген карауны сорыйм», дигән депутат үз хатында.


Фикер өстәү