Пляжлар кайчан ачылачак?

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брфингта әлеге сорауга ачыклык кертте.

— Татарстанда рәсми рәвештә куркынычсызлык мәсьәләсе хәл ителгәнчегә кадәр су коену сезоны ачылмаячак, — диде.

Ел да су коену сезоны алдыннан Роспотребнадзор һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы суның куркынычсыз булуын һәм һәр пляжда таләпләр үтәлешен күзәтә. «Статистиканың нинди куркыныч булуын күреп торасыз. Бу бик күп кешеләрнең ял итү урыны итеп җиһазландырылмаган пляжларны сайлаулары белән бәйле «, — диде ул.

 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү