Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр көтелә

Татарстанда тагын шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итте.

16 июль кичендә, 17 июльдә төнлә һәм иртән Татарстанда, бигрәк тә көнчыгыш районнарда, урыны белән көчле җил, яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә.

Җилнең тизлеге урыны белән 24 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин. Яшенле яңгыр вакытында сак һәм игътибарлы булу сорала.


Фикер өстәү