Татарстан пляжларының берсендә генә коенырга була — ул пляж Казанда түгел

Татарстанның җиһазландырылган пляжларында су куркынычсыз, әмма әлегә Түбән Камада гына коенырга рөхсәт ителә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Узган атнада 246 проба тикшерелде. Стандарт булмаган пробалар теркәлмәгән. Исегезгә төшерәбез, аннан алдагы атнада ике сулыкта стандарт булмаган ике проба булды», – дип сөйләде спикер.

Авдонина искәрткәнчә, санитар-эпидемиологик нәтиҗәне бары тик бер су объекты алган. Сүз Түбән Каманың «Кама» пляжы турында бара.

Барлык пляжларда да Роспотребнадзор тарафыннан гариза буенча бирелә торган санитар-эпидемиологик бәяләмә булырга, шулай ук ведомствоның яңа Covid-19 коронавирусы таралуга каршы тору буенча күрсәтмәләре үтәлергә тиеш. Җиһазларны дезинфекцияләргә, шәхси гигиенаны үтәү өчен эшләүче инфраструктура һәм суның чисталыгы кирәк.

/Татар-информ


Фикер өстәү