Җырчы Миләүшә Сафинаның куанычлы яңалыгы бар: «Ирем кызымны да, мине дә бәхетле итте»

Балтач кызы Миләүшәнең язмышы хакында “ВТ” битләрендә күп яздык. Кызы Мәрьям авыру тугач, аңа күп кенә авырлыклар белән очрашырга туры килде. Бер очрашканда җырчы, гаилә корасы килүе хакында әйткән иде. Хыялы тиз тормышка ашты. Чүпрәле егете Фагил аны социаль челтәрләрдә эзләп табып, таныша. Ул 2019 елның 19 июле була. Нәкъ бер елдан кичә, дөньяларын түгәрәкләп уллары Данияр туган.

– Ирем – язмышымның иң зур бүләге. Күпме авырлыклар белән яшәгәч, ниһаять, Фагил очрап, мине дә, кызымны да бәхетле итте. Баламны яратуын күреп, күңелем шатлана. Иремә барысы өчен дә чиксез рәхмәтлемен, – ди ул. – Кызыбыз белән улыбыз бар дип, туктап калырга җыенмыйбыз. Хыялда – күп балалар үстерү безнең. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, тигезлек насыйп итсен.


Фикер өстәү