Россия курортларында ял итүчеләргә акча бирергә җыеналар

Россия Хөкүмәте илебездән читкә чыкмыйча гына ял итүчеләргә махсус субсидияләр түли башламакчы. “Ростуризм” әнә шундый тәкъдим белән чыккан, дип хәбәр итә “Рамблер”.

Әлеге субсидияне ил эчендә кимендә биш көннән дә ким ял итмәгән туристларга бирү күздә тотыла. Субсидия күләме Россиядә ял итүгә тотылган һәр 25 мең сумнан биш мең сум күләмендә булыр дип уйланыла. Әмма компенсация акчасы бер кешегә 15меңнән артмаячак. Гәрчә ул курортта күбрәк акча исраф ителсә дә.
Хөкүмәт бу максатка 15 миллиард сум чамасы акча бүлеп бирүне күздә тота.
Шулай итеп, хөкүмәттәгеләр кешеләребезнең илебез курортларына җәлеп итәргә тырыша (юкса күпләр ил эчендә ял итүнең чит илдәгедән кыйммәткәрәк төшүенә зарлана бит).
Шунысы да бар: “ял компенсациясе”н алу өчен “Мир” картасына ия булырга кирәк.


Фикер өстәү