Татарларда ни дәрәҗәдә «бала акылы»?

Төпле акыл (урысча аны «мудрость» диләр) кешегә кайчан иңә? Дөрес уйлыйсыз, гадәттә шактый өлкәнәйгәч килә ул. Анда да һәркемгә түгел. «Картлык күпчак ялгызы гына килә» дигән моңсу шаярту бар. Бик-бик сирәкләр генә ул халәткә урта яшьләрдә ирешергә мөмкин. Төпле акыл ул тормыш тәҗрибәсеннән дә бигрәк, без яшәгән шушы дөньяны булдыра алган кадәр ныграк аңлау, танып-белү, аңа төшенү. Ул – аксакаллык. Аксакаллык дигәндә, аны чал чәчле профессор, дөньякүләм танылган язучы, фикер иясе философ, яисә Нобель премиясе лауреаты итеп кенә күрү дөрес булмас иде. Гап-гади авыл карты да җитә алган биеклек ул. Шагыйрь әйтмешли, авыл кешесенә дә «Җир шары да түбәтәйдәй гади бер нәрсә» булырга мөмкин.

Ә аңынчы без барыбыз да – бала-чага. Безнең гомернең төп өлеше сабыйлыкта үтә. Балигъ булгач та, ир уртасына җиткәч тә, соңрак та. Без аңа, бәлки, гаепле дә түгелдер – кешелекнең үсеш дәрәҗәсе шуннан артмагач, кая китәсең. Кайсы халыкның ни дәрәҗәдә сабый икәнен белгечләр инде үзләренчә исәпләп тә чыгарган. Алар шкаласы буенча яһүдләргә бүген – 13-14 яшь тирәсе, америкалыга – 11-12, алманнарга (немецларга) – 9-10, урысларга – 6-7, ниндидер гондураслы, гаити-таитилыларга исә – нибары 4 яшь. Бу хәл, мондый мәңгелек «юеш борынлык» – ни дигән сүз соң? Бу – кыскача әйткәндә, халыкның 90 процентының, яшәп-яшәп тә камил акылга ирешмәве – күренешләрнең төбенә төшеп фикерли, мантыйк-эзлеклелек таба белмәү, безне урап алган яшәештә сәбәп-нәтиҗә багланышларын күрмәү, җиһанны артык гади, примитив форматта аңлау. Ягъни homo sapiens – «аңлы кеше» статусы безләргә алданрак, аванс рәвешендә бирелгән булып чыга.

Балалар беркатлылыгы белән без куллану җәмгыяте дип аталган дөнья әвәләп куйдык та шунда мәш киләбез: кирәксә-кирәкмәсә дә, кешедә бар дип, уенчык җыябыз. Һәр яңа уенчык – яңа, тик кыска вакытлы сөенеч. Хәлле кимәлдә дә бездә «бүксә кайгысы»: мөмкин кадәр затлырак машина, күршенекеннән биегрәк йорт, югарырак кәнәфи, тәмлерәк ашау, танышлар борынына чиртерлек итеп күңел ачу. Тормышта агым уңаена йөзмичә, нәрсәгә булса да ирешергә теләгәннәрнең дә «предел мечтаний» – шул. Нәкъ шундый ваклыклар безне, итәктән тартып, сабыйлыкта, наданлыкта, беркатлылыкта тота, алда саналган категорияләргә, безне акылга тиендерәчәк халәткә якын җибәрми.

Ярлылыкта уенчык, гомумән, җәннәт капкасын ачуга тиң. Кая ул югары материяләр, сәбәп-нәтиҗә. «Ачның күзе – икмәктә» бит һәрчак. Россияле кавем, мәсәлән, үзенең чагыштырмача фәкыйрьлеген халыкның таркаулыгыннан, пассивлыгыннан, наданлыгыннан күрергә гадәтләнмәгән. Ул андый бәйләнешне шәйләми. Амазониянең кыргый кабиләләре бала тууда җенси мөнәсәбәтләрне күрмәгән, бәйләнеш тоймаган кебек. Массакүләм мәгълүмат чаралары да россиялене фикерле итәргә, төрле «ересь», «көфер уй» белән башын катырырга җыенмый. Гавам фикерлерәк булган саен властька таләплерәк бит. Бала-чага белән идарә итү күпкә җиңел. Файдалану, гавамны саву, аның хисабына яшәү турында әйткән дә юк. Сабыйлыкта, фәнчә әйткәндә, инфантильлектә яшәгәндә, әйткәнебезчә, катлаулы уй сөрешләренә урын юк: барысы да йә ак, йә кара. «Нефтькә бәяне янкилар төшерде. Шулар ук Украинага революция китереп, Россия белән ике арага чөй какты. Либераллар белән яһүдләр илдәге бөтен акчаны урлап җыйды. Ярлылык – шуның аркасында…»

Балалык шкаласы буенча төзелгән исемлектә татар, аның яше, ни кызганыч, күрсәтелмәгән. Безгә ничә яшь соң? Бүгенге хәл-әхвәлебезгә, якадан алган инкыйразга, аңа булган минималь каршылыкка карап, яшебезне чамаларга мөмкиндер. Борын кипсә-кипмәсә дә, «өлкән туган»нан кечерәк без. Юашлык белән, күндәмлек, кимчелекләр комплексы белән. Татарның кимчелеге төс-кыяфәтендә яки гәүдә төзелешендә түгел. Аны кимчелекле иткән сәбәп – дәүләтсезлек. Шуның аркасында безне даими җәберләп торалар. Бала-чага рәхимсезлеге (детская жестокость) педагогикада аерым бер юнәлеш: песине койрыгыннан асып кую, канатын йолку өчен генә күбәләк тоту, физик җитешсезлеге булган сыйныфташны кимсетү. Соңгы очрак кайсыдыр ягы белән шовинистларның без – татарны даими кагу, каныгуын хәтерләтә. «Син дәүләтсез, димәк, кимчелекле, үзеңне якларлык кыюлыгың да юк, без сине гел этеп-төртеп, синең белән булышып торачакбыз». Булышалар да. Әгәр дә өлкән туганыбыз «үскәнрәк» – яһүд яшендә булса, безгә, бәлки, җиңелрәк булыр иде…

Яһүдләрнең Җирдә иң «зур үскән» милләт булуы белән килешми мөмкин түгел. Аларның өлкәнлеге, аларга гына хас асыл сыйфатлар аркасында, сибелеп яшәп тә, башкалар казанында эреп югалмау, ике мең ел буе үз-үзләре булып калудан башлап, югары IQ (интеллект дәрәҗәсе), Нобель премиясе лауреатларының 80 проценты әлеге кавем вәкилләре булу сәбәпледер. Балалыктан чыгып, үсмер чорга кергән бердәнбер уникаль милләт, «аксакаллары» күп булу аркасында бераздан балигъ булачак.

Шкалага кайтып, яһүдләрдән «ваграк»лар дигәндә, икенче урынны мин америкалыларга түгел, ә алманнарга бирер идем. Егерменче гасырда гына да ике тапкыр көлдән гөл булган башка халык юк бит. Германия – Евросоюзның беренче иле, дөньяның дүртенче икътисады. Тәртип, дисциплина, төгәллек ярата торган кавем. Америкалыларда ул сыйфатлар ярылып ятмый. «Күлләвек»нең теге ягында яшәү сәбәпле, олы сугышлар аларны һәрдаим читләтеп узмаса, бүген дөнья кендеге була алыр иде микән алар?..

Кешелек – балалыкта. Ялгышлар, үзара җәбер, гаделсезлек, кыйнаш-елаш. Үсү ифрат та акрын бара. Тәрбия, үгет-нәсихәтне чит планетадан килеп бирмәячәкләр, яхшыны начардан аерырга өйрәтмәячәкләр. «Аксакаллар палатасы», дип аталган, иң мөхтәрәм картларны җыйган дәүләт институты кирәкми микән дөнья илләренең барысына да? Кирәктер. Өлкәннәр фикере, алар сүзе белән яшәгәндә җиһанның яхшырак буласына иманым камил. Хәлемнән килсә, бар тарафларда да шундый орган булдырып, барлык илбашларын аларга буйсындырыр идем мин. Президентлар үзара «тешләшмәсен», сугыш уеннары уйнамасын, көчле көчсездән уенчыгын (җирләрен) тартып алмасын, сакал агарганчы барыбыз да ярыша-ярыша мал җыеп, «бәхеткә батмасын» өчен.

                                                                                                                        Наил Шәрифуллин  

 


Татарларда ни дәрәҗәдә «бала акылы»?” язмасына фикерләр

  1. Искиткеч нәтиҗәле уйлар сөземтәсе.
    Автор белән килешәм. Шәхсән, үзем
    инде күптән шундый фикердә.
    Ибраһим Биектаулы.

Җавап Отменить ответ