Коронавирусның суда күпме яшәве ачыкланган

Коронавирусның бик күп кисәкчекләре (90 проценты) бүлмә температурасындагы суда 24 сәгать эчендә, ә барысы да (99,9 проценты) – 72 сәгать эчендә үлеп бетә, дип хәбәр итә “Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәте. Димәк, үзебез теккән битлекләрне җылымса суга салып куйганда, бернинди кер порошогы кулланмыйча да, битлек “тотып калган” вируслар юкка чыгачак, дигән сүз.

Коронавирусның суда күпме яшәвен ачыклау буенча тикшеренүләр “Роспотребнадзор”ның “Вектор” үзәгендә үткәрелгән.
Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, вирус хлорсызландырылган суда һәм диңгез суында үрчемәсә дә, яшәүгә сәләтен саклап калырга мөмкин. Шул ук вакытта аның үлү-үлмәве су температурасына турыдан-туры бәйле.
“Роспотребнадзор”да билгеләп үтелгәнчә, коронавирус кайнатылган суда, хлорлы суда тулысынча юкка чыга.
Моңа кадәр Америка галимнәре вирусның ультрафиолет нурланылышлы лампалар тәэсирендә алты секунд эчендә тулысынча үлеп бетүен билгеләгән.


Фикер өстәү