Кем ул Дәҗҗал һәм ни өчен пәйгамбәрләр аның фетнәсеннән кисәткәннәр?

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм намаздан соң Дәҗҗал фетнәсеннән саклану догасын укый торган булган. Кем ул Дәҗҗал һәм ни өчен пәйгамбәрләр үз халыкларын аның фетнәсеннән кисәткән? Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев безгә шуның турында сөйләде.

– Дәҗҗал, ахырзаман алдыннан чыгып, үзен Аллаһы Тәгалә дип игълан итәчәк һәм адәм балаларын үзе артыннан ияртәчәк. Дәҗҗал сүзе гарәпчәдән ялганчы дип тәрҗемә ителә. Рәсүлебез ялган пәйгамбәрләрне дә дәҗҗал дип атый. Миннән соң үзләрен пәйгамбәр дип атаучылар – дәҗҗаллар киләчәк, дип кисәтә. Кыямәт көне алдыннан чыгачак Дәҗҗал турында хәдисләрдә «бөдрә чәчле, кызгылт тәнле, кыска буйлы, кәкре аяклы, яшь егет кыяфәтендәге бер күзе кысык булган, маңгаена «кәфәра», ягъни «кәфер булды» дип язылган» диелә. Аның маңгаендагы бу язуны укый белгәне дә, укый белмәгәне дә аңлаячак, дип әйтә Аллаһ илчесе. Бу явыз адәм могҗизаларга сәләтле булачак. Күккә яңгыр яудыр дип әйткәч, яңгыр явачак, җиргә, байлыгыңны чыгар, дигәч, үсемлекләр пәйда булачак. Бер ягында җәннәте, икенче ягында җәһәннәме булып, кешеләр җәннәткә кызыгып керәчәк, әмма ул чынлыкта җәһәннәм булып чыгачак, шуңа пәйгамбәребез, утына керегез, ул сезгә җәннәт булачак, дип әйтеп калдырды.

Дәҗҗал турында һәрбер диндә мәгълүмат бар. Аны христиан динендә Антихрист дип әйтәләр. Төрле мифик образларда да ул чагыла. Әмма ахырзаман алдыннан Дәҗҗал турында мөнбәрләрдән сөйләнмәс дигән хәдис бар. Аның турында искә алынмый башлагач кына ул килеп чыгар. Монафыйклар һәм кяферләрне ияртеп, кырык көн эчендә бөтен дөньяны әйләнеп чыгачак. Кырык көннең беренче көне бер ел кебек, икенче көне – бер ай, өченче көне – бер атна, калган көннәре гадәти көннәр сыман булыр. Сәхабәләр пәйгамбәрдән, алай булгач, намазларны ничек укырбыз, дип сорыйлар. Рәсүлебез, тәкъдир кылыгыз, ягъни чамалап укырсыз, ди. Кырык көн бозыклык кылганнан соң, күктән Гайсә пәйгамбәр төшеп, Дәҗҗалны үтерәчәк. Гайсә пәйгамбәрне күргәч, ул тоз суда эрегән кебек булыр, ди. Аның турында Коръәндә аермачык итеп Дәҗҗал исеме белән искә алынмаган, әмма кыямәт көне турында сөйләнгәндә билгеләре әйтелә. Пәйгамбәребез хәдисләрендә исә телгә алына. Шуңа без аның чыгуына ышанырга тиеш. Әмма кайчан һәм ничек булачагын Аллаһы Тәгалә Үзе белә.

– Дәҗҗалның маңгаена язылган кяфер сүзен бөтен кеше укыр, дидегез. Бу язуны күрә торып, халык аңа ничек иярәчәк соң?

– Дәҗҗал фетнәсе җир өстендәге фетнәләрнең иң куркынычы һәм ул – иң явыз зат. Пәйгамбәребез дә, аның чыкканын ишетсәгез, качыгыз, ди. Ул хәзерге вакытта Иран дәүләте урнашкан төбәктән чыгып, бөтен дөнья буйлап йөриячәк, фәкать ике генә шәһәргә керә алмас: Мәккәгә һәм Мәдинәгә. Бу калаларны фәрештәләр саклаячак. Әмма узган бөтен җирендә кешеләрне үзенә ияртү аңа авыр булмас. Бик күп кешеләр аңа иярәчәк. Бигрәк тә хатын-кызлар иярер, чөнки алар фетнәгә тиз бирелә. Дәҗҗал берничә фетнә аркылы кешеләрне үзенә ияртәчәк. Берсе – дин фетнәсе. Башта, мин – изге кеше, ди, аннары пәйгамбәр дип таныштыра, соңрак үзен Аллаһы Тәгалә дип саный башлый, бик күп могҗизалар күрсәтә һәм халык шуңа ышана. Икенчесе – байлык фетнәсе. Күктән яңгыр яудырачак, җирдән бик күп җимешләр үстереп чыгарачак. Кешеләр шул байлыкка кызыгып иярә. Гыйлем фетнәсе аша яшерен нәрсәләр турында сөйләячәк. Дәҗҗалдагы могҗизалар – алар Аллаһның кодрәте белән булган могҗизалар. Раббыбыз аны безне сынау өчен бирә. Кемнең иманы зәгыйфь, ул иярәчәк. Аллаһ илчесе дә, намаздан соң, кабер газабы, җәһәннәм газабы, үлем һәм дөнья фетнәсеннән, Дәҗҗал фетнәсеннән саклану өчен догалар укыган.

– Алар нинди догалар?

– Пәйгамбәребез Коръәндәге «Кәһф» («Тау куышы») сүрәсенең баштагы ун аятен укырга куша. Икенче бер хәдистә, соңгы ун аяте, дип килә. «Кәһф» сүрәсенең баштагы яки ахыргы ун аятен укып яки ятлап, кеше үзен Дәҗҗал фетнәсеннән саклый.

– Хәзрәт, ахырзаманның тагын нинди галәмәтләре турында билгеле?

– Дәҗҗал чыгар алдыннан пәйгамбәребезнең оныгы Хәсән нәселеннән булган Мөхәммәд ибне Габдулла дигән бик тә динле бер кеше киләчәк. Хәдисләрдә ул Мәһди исеме белән килә. Мәһди барлык мөселманнарны берләштереп, бозыклыкка каршы көрәшәчәк. Дәҗҗал чыккан чорда күктән Гайсә пәйгамбәр төшә. Мәһди иртәнге намазны укыганда килә ул. Аны Мәһди намазга имам итеп алга бастырмакчы була, ул исә Мәһдигә, имамыгыз үзегездән, дип, аңа ияреп намаз укый. Бу вакытта дөнья буйлап Дәҗҗал йөри торган була. Соңыннан аны үтерәләр.

Дәҗҗалдан кала кыямәт көненең тагын берничә олы билгесе бар: Гайсә пәйгамбәрнең иңүе, Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ исемле кавемнең килүе, кояшның көнбатыштан чыгуы, Дәббә исемле сөйләшә торган хайванның барлыкка килүе, өч тапкыр җир тетрәү һәм зур төтен таралу. Гайсә галәйһиссәламнән вакытында муллык була, кешеләрдә дин көчәя. Аңардан соң Яэҗүҗ-Мәэҗүҗ дигән кавем килеп, бик зур кан коюлар була. Соңыннан Аллаһы Тәгалә аларның үзләрен юк итә. Аннары кояш көнбатыштан чыга, тәүбә ишекләре ябыла, кешеләр иманга килә алмаячак. Ахырзаманның тагын бер зур галәмәте – төтен чыгып, бөтен күкне каплый. Дәббә исемле кеше башлы һәм сөйләшә белә торган хайван чыгып, Җир шары буйлап йөреп, иманлы кешеләрнең маңгаена – мөэмин, гөнаһлы бәндәләргә кяфер дип пичәт сугачак.

– Дәҗҗалга монафыйклар иярә, дидегез. Алар кемнәр?

– Монафыйклар турында Коръән-Кәримнең «Ән-Ниса» («Хатыннар») сүрәсендә әйтелә: «Дөреслектә, монафыйклар Аллаһны алдамакчы булалар. Ләкин Аллаһ аларның үзләрен алдый. Ул монафыйклар намазга ялкаулык белән, кешеләр күрсен өчен басалар. Аллаһны бик аз зикер итәләр». Монафыйклар Аллаһка ышанмый, әмма кеше алдында яхшы атлы булыр өчен мөселман булып кыланалар.

Дилбәр Гарифуллина

 


Фикер өстәү