Биш сыер асраучы Гыйльфановлар: «Сыерларны да кул белән саумыйбыз хәзер»

Кукмара районының Вахит авылында гомер итүче Гыйльфановлар биш сыер асрый. Шушы биш сөтлебикә биш ел эчендә аларны эшмәкәргә әйләндергән. Авылда сөтне арзан бәядән алалар дип, бу гаилә эремчек, корт, каймак, катык сата башлаган. Болай эшләгәндә акча күзгә күренә, ди алар.

Төп эшне Вакыйф абый хатыны Роза һәм килене Фәнзилә белән бергә башкара. Йортта ике гаилә бергә гомер итә. Уллары Айрат бу бизнеска катнашмый икән. Аның – үз шөгыле, ди якыннары. Айрат – балта остасы. Өйләр салып йөри. Әллә ни еракка китеп эшләми үзе. Без барган көнне Вахитта гына иде. Әти-әнисе дә, хатыны да аның куллары алтын булуын әйтә.

Киленнәре Фәнзилә – биш бала анасы. Өч кызы янына бер малай өмет иткәндә, Аллаһы Тәгалә аларга игезәк уллар насыйп итә.

– Үз көчебез белән, хәләл ризык сатабыз. Бер кешедән дә ярдәм сораган юк. Район ташламый үзе. Арзанрак бәягә печәнен, икмәген бирә. Хәзер инде печән әзерләүләр бетте. Маллар өчен ризыкны сатып кына алабыз, – ди гаилә башлыгы Вакыйф абый. – Тормышны алып барырга кирәк. Без пенсиядә булсак та, өйдә бит әле балалар да бар. Ике онык югары уку йортында белем ала. Аларның берсен түләп укытабыз. Терлек азыклары алып, бөтен кирәк яракка тоткач та, акчабыз иркенләп көн итәргә кала.

Хәзер элеккеге төсле көтү дә көтмиләр икән. Авыл белән электр көтүче алып куйганнар. Вакыйф абый әйтүенчә, бик җайлы нәрсә.

– Рәхәтләндек кенә быел. Сыер куып йөрисе юк. Көтү чират белән бара. Сыерларны ялгыз калдырмыйбыз, хуҗалыктан бер кеше чыгып карап тора. Әкренләп кул эше кими. Сыерларны да кул белән саумыйбыз хәзер. Шулай булгач, ничек тик утырып булсын. Шөкер, көч-куәт бар әле, – ди ул.

Сөт ризыкларын киленнәре әзерләсә, сату – әби белән бабай өстендә. Хәзер күбрәк алдан бирелгән заказ буенча эшлиләр. Үз клиентлары бар. Әзерләгән ризыклары бик сирәк кире кайта икән. Анысын да әрәм итмиләр. Гаилә ишле. Үзләреннән артса, ишегалдында кош-кортлар җитәрлек.

– Эремчекнең бер килосын – 130 сумга, кортны – 250 сумга, каймакның 250 граммын, катыкның бер литрын 90 сумга сатабыз. Тәмле, дип килеп мактыйлар. Кеше сөендереп торгач, эшлисе килә инде. Биш сыер тотуының файдасы бу. 3 бозавыбыз бар. Быел күп итеп чеби дә алдык әле, – ди Роза апа.

Гыйльфановлар бөтен йорт тирәләрен шау чәчәккә күмгән. Өй эчләрендә дә гөлләрнең исәбе юк. «Кем утырта моны?» – дигәнгә җавап бер: бөтен эшне бергә эшлибез, диләр. Тормышлары җитеш, йортлары ялт иткән. Әмма күңелләрендә авыр хисләре дә бар икән өлкәннәрнең. Роза апа белән Вакыйф абыйның олы уллары Марат фаҗигале төстә һәлак булган. Сабые әтисез үсә. Әмма әби-бабай ул оныкка да ярату биреп яши. Кызлары Руфия үз авылларына кияүгә чыккан.

Без исә бу гаиләдә сабырлыкның төбе алтын булуга инандык. Олыларга хөрмәт, ихтирам бар. Димәк, шушы йортта үсеп килүче биш бала ныклы тәрбия алачак. Ни дисәң дә, алар бәхетле. Оныкларым дип өзелеп торучы әби-бабай бар, гаиләсе яхшы яшәсен өчен тырышучы әтиләре, гаилә җылысын саклаучы әниләре бар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Биш сыер асраучы Гыйльфановлар: «Сыерларны да кул белән саумыйбыз хәзер»” язмасына фикерләр

  1. Молодецлар! Рафидэ, Мэхмут, Монэвэрэ апа сезне мактап бетерэ алмыйлар! Унган, булган, бердэм семья! Алла боерса кунакка кайтып булмасмы эле 😆. Сезгэ алда да унышлар, тазалык-саулык телим!

Фикер өстәү