Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына мәктәп автобусы ачкычларын тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алабугада район башлыкларына 200 мәктәп автобусының ачкычын тапшырды. Сары төстәге «Ford Tranzit» автобуслары һәр районга да бирелде. Тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия мәгариф академиясе президенты Юрий Зинченко катнашты.

Автобуслар район һәм авыл балаларын йөртү өчен кулланылачак. Моңарчы Татарстанның мәктәпләр автопаркында 860 автобус булган.

«Шәһәрдә дә, авылларда да балаларны конкурентлыкка сәләтле итеп үстерү мөһим. Без моны районнарда база мәктәпләре булдырып, балаларны шунда йөртеп оештыра алабыз», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Балаларның юлда йөргәндә куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм транспортның төзек булуы мөһим мәсьәлә дип белдерде Татарстан Президенты.

«Автобуслар Алабуга шәһәрендә җитештерелгән. Бик яхшы автобуслар. Балаларның куркынычсызлыгы контрольдә дип районга кайткач әйтә аласыз», — дип әйтте Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына.


Фикер өстәү