Быел 31 декабрь көнне ял итәчәкбезме?

Агымдагы елның 31 декабрен ял көне итү мөмкин түгел, чөнки бу РФ Хезмәт кодексын бозачак. Әмма 2021 елда Россия Хезмәт министрлыгы декабрьнең соңгы көнен эшләми торган көн дип игълан итү мөмкинлеген караячак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел 31 декабрь ял көне булса, ул чакта башка ял көннәренең берсен эшләргә туры киләчәк, диделәр. Шуның аркасында РФ Хезмәт кодексының 110 маддәсе бозылачак, ул 48 сәгатьтән дә ким булмаган атна саен өзлексез ял итүне күздә тота.

Ял көннәренең графигы 2019 елның октябрендә ук төзелгән иде һәм 2020 елның 31 декабре анда ял көне итеп саналмый.

 


Фикер өстәү