«Тыныч килешү» тыныч түгел

Үткән атнада Якын Көнчыгышта бөтендөнья сәясәте өчен мөһим вакыйга булып узды: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән Израиль арасында килешү төзелде. Килешү Американың һәм Президент Трампның шәхси катнашуы белән тормышка ашырылды. Трампның палестиналылар белән Израиль арасында «Гасыр килешүе» дип аталган килешү төзеп Палестина проблемасын хәл итәргә омтылуын, Иерусалимны Израиль башкаласы итеп тануын дөнья яңалыкларын аз булса да күзәтеп баручылар хәтерлидер.

Әмма күпләр 1948 елга кадәр Палестина – Израиль каршылыгы булмавын, чөнки ул чакта әле Израиль дигән дәүләт булмавын белмиләр. Беренче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә таркау хәлгә килеп көчсезләнгән гарәп һәм ислам дөньясының тиешле каршылык күрсәтә алмавы сәбәпле, Көнбатыш державалары ярдәме һәм басымы белән гарәп җирләрендә төзелгән гыйбри дәүләте туктаусыз агрессия алып барып үз җирләрен дәвамлы рәвештә киңәйтте. Гарәп дәүләтләре һәм мөселман илләре Израильне дәүләт буларак танымадылар, аның белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырмадылар, бер өлкәдә дә хезмәттәшлек итмәделәр. Әмма АКШның мул хәрби, икътисади һәм сәяси ярдәме белән көчәйгән Израиль астыртын сәясәт алып барып һәм Вашингтон арадашлыгына таянып, ике илне үз ягына авыштыра һәм алар белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыра алган иде. Элекке совет кешеләре хәтерлиләр әле: СССРда Мисыр белән Израиль арасындагы 1979 елгы килешүне «сепарат килешү», гарәпләрнең аркасына пычак кадау дип каты тәнкыйть утына тотканнар иде. 1994 елда Иордания белән тагын бер шундый килешү төзеп, гыйбриләр үз позицияләрен ныгыттылар. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән быелгы килешү – өченчесе, тагын бер «пычак кадау». Ул ике ил арасында хезмәттәшлек, сәүдә һәм туризмны үстерүне күз алдында тота. Җитмәсә, Израиль шушы килешү хакына Иордан елгасының көнбатыш ярын аннексияләүне (басып алуны) туктатып торырга вәгъдә бирде. Беренче карашка монда барысы да яхшы шикелле инде. Тик палестиналылар Абу-Дабиның бу адымын зур хыянәт дип кабул иттеләр. Әнкарадан да бу килешү тарафына уклар ява. Трампның Твиттерда «чып-чын тарихи мизгел» дип бәяләвен искә алсак, килешүнең кемнәр мәнфәгатен кайгыртып төзелгәнен аңларга мөмкин. Көнбатыш ярны аннексияләүнең дә вакытлыча гына тукталып торуын искә алсак, килешүнең Палестина өчен зур чигенү һәм югалту бәрабәренә Абу-Дабиның үзенә кайбер өстенлекләр алуы гына икәнлеге аңлашыла. Израиль өчен зур мөмкинлекләр ача, билгеле, әлеге вакыйга. Бүгенге көндә алар зур икътисади проблемалар, социаль каршылыклар эчендә бәргәләнә. Анда хәлләр бик үк яхшы түгел.  Рухи-әхлакый таркалу вазгыятьне кискенләштерә. Искә төшерик: Генри Киссинджер 2012 елда, АКШ разведкасы мәгълүматларына таянып: «Ун елдан Израиль булмаячак», – дип игълан иткән иде. 2022 ел – шартлы дата гына. Ихтимал, тартыш бераз гына озаккарак барыр. Әмма яңа дәвернең торган саен ныграк ишетелүче шанлы адымнары тавышы Якын Көнчыгышта зур үзгәрешләр – полюсларның кискен алмашуын вәгъдә итә. Шуңа күрә өченче гарәп дәүләте белән төзелгән килешү – пневмонияле кешегә ясалма сулыш аппараты ялгау кебек кенә ул.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов  


Фикер өстәү