«Балкыш» фестивалендә катнашучы 93 яшьлек Вахит Галиев: «Теләгем – шушы матур самавырдан Наиләм белән чәйләр эчү»

«Яшәртә торган урын» –  Татарстанда яшәүче өлкәннәр сәхнәне әнә шулай дип атый. Аларның күбесе җыр-моң белән яши. Сәхнәдә чыгыш ясап, үзенә көч таба. 

Моңарчы аларны төрле бәйрәмнәр очраштырып торды. «Балкыш» фестивалендә дә алар үзләренә еллык көч-куәт алып кайтып китәләр иде. Быел пандемия аркасында, фестивальне үткәрү форматы үзгәрде. Чара да онлайн рәвештә узды. Ачылу тантанасына килгән Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева өлкәннәргә Президент Рөстәм Миңнехановның җылы сүзләрен җиткерде. Фестивальне  искиткеч чара дип атады ул.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да өлкәннәрнең март аеннан бирле өйдә торулары, бүген беренче мәртәбә очрашулары турында әйтеп узды.

–  Мондый бәйгеләрдә өлкәннәр үз талантларын күрсәтә. Аларның һәркайсының чыгышы мактауга лаек. Бүген «Балкыш»ны 12 меңнән артык кеше онлайн карады. Бу әле башланып киткән чактагы сан. Өлкәннәр бу фестивальне ярата, – ди ул.

Быел да районнарда сайлап алу турлары булган. Дөрес, барысы да әлеге дә баягы онлайн форматта узган. Шулай булса да, үзенең сәләтен күрсәтергә теләүчеләр күп була.

– Фестивальдә катнашучылар арасыннан 128 кеше финалга үтте. Берсе алып берсен куярлык түгел. Бик талантлы, оста итеп чыгыш ясаучылар да бар. Иң мөһиме – өлкәннәр катнашырга теләк белдереп тора, – ди Татарстанның Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков.

Иң өлкән катнашучыга – 93 яшь. Вахит Галиев Мамадышта яши. Бүген ул Казанның Ленин исемендәге мәдәният йорты бакчасында узган онлайн концертка бүләк алырга килгән иде.

– Мин гала-концертка эләгермен дип уйламадым да. Районда бәйге уза, дигәч, бардым да җырлап кайттым. Хөрмәтләп йөрткәннәренә рәхмәт, – диде ул. Аңа самавыр бүләк иттеләр. Сәхнәгә чыккач, Вахит абый үзе язган шигырьне дә укып күрсәтте. Мактанып та алды әле. 9 баласының исән-сау икәненә сөенде, 59 онык-оныкчыгы барлыгын әйтте. Хатыны Наилә апага тиздән 95 яшь тула икән. Гаилә корганнарына сентябрьдә 74 ел була, ди.

– Наиләмне бик яратып өйләндем. Комлыкта бергә уйнап үскән күрше кызы ул. Бик бәхетле яшәдек. Әле дә йөрәктә сөю ялкыны яши. Наиләм соңгы елларда урында гына ята инде. Әмма, кил әле яныма, дип чакырып ала. Минсез торасы килми. Битләремнән дә үбә. Нинди ярату булмасын ди ул? Бар, сеңлем. Әгәр ярату булмаса, бергә озак яши алмас идек, – ди Вахит абый.

Теләге – шушы матур самавырдан Наилә апа белән бергә тәмле чәйләр эчү.

– Иң мөһиме – исән-сау булыйк. Әле менә, шөкер, аякта йөреп торам. Никләр яшь чакта бу кадер-хөрмәт булмады икән, дим. Җырлап кына йөрисе калган. Әле менә бүген алып килгән мәдәният бүлеге җитәкчесе дә кадерләп кенә йөртә үземне. Бу кадәр хөрмәтләгәч, тагын килми булмас, – ди ул бераз, шаярып. – Мондый чаралар уздырган өчен ил җитәкчеләренә чиксез рәхмәт. Өлкәннәр хәзер рәхәт яши. Киләчәктә дә олыларга хөрмәт булсын иде.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү