Татарстан киносы көннәре нәрсә күрсәтер?

24 – 30 августта Татарстан киносы көннәре үтәчәк. Быел фильмнарны Казаннан тыш республиканың тагын 40 кинозалында карарга мөмкин булачак. Нинди фильмнар белән сөендерерләр? Фестиваль кысасында тагын нинди проектлар булуы көтелә?

Киләсе дүшәмбедән күптән көтелгән премьера – «Сөмбел» фильмы белән Татарстан киносы көннәре башланачак. Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» әсәре буенча төшерелгән әлеге фильм – Татарстан белән Үзбәкстанның уртак иҗат җимеше. Безнең тамашачы әлеге премьераны беренче булып күрәчәк, дип хәбәр итте «ТатарКино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Фестивальдә Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Отряд Таганок» фильмының премьерасы да көтелә. Режиссеры – Айнур Әскаров, Башкортстан егете.
– ТАССРның 100 еллыгына багышланган фестивальдә тамашачыга 13 кинокартина тәкъдим ителәчәк, шуларның унысы – XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс» номинациясендә, ә режиссер Әмир Галиәскарның «Волчий Яр» фильмы халыкара бәйгедә катнаша, – дип сөйләде программа турында Миләүшә Айтуганова. – Билгеле сәбәпләр аркасында, быел Мөселман киносы фестивале техник режимда, тамашачыларсыз үтәчәк. Шулай да, Татарстан киносы көннәрен, барлык санитар тәлапләрне үтәп, фестиваль рәвешендә уздырырга рөхсәт алуга ирештек.
Киләсе атнада Татарстан тамашачысы Наил Хәйретдиновның «Вопреки», Солтан Сөнгатуллинның («Айсылу» фильмы режиссеры. – Ред.) «Танцуй в Углу», Ильшат Рәхимбайның «Әпипә», Салават Юзеевның «История одной фотографии», Ренат Хәбибуллинның «Фанис Зиганшин. Разговор за сценой» һәм башка фильмнар карый алачак.
– Режиссер Ренат Хәбибуллин белән берлектә төшерелгән фильмда минем генә түгел, гомумән, артистның сәхнә арты тормышы нечкәлекләрен күрсәтергә тырыштык, – дип сөйләде «Фанис Зиганшин. Разговор за сценой» документаль фильмының төп герое Фәнис Җиһанша.
Узган елны «ТатарКино» Камал театры белән берлектә «Кино+театр» акциясен үткәргән иде. Быел да фестиваль кысасында моңа охшаш өстәмә бар.
– Быел «Кино+музыка» акциясен үткәрергә булдык. Татарстан фильмнары өчен язылган музыкага өлеш керткән актерлар, җырчылар, композиторлар белән очрашулар узачак, – диде Миләүшә Айтуганова. Айгөл Бариева, Вил Усманов, АсылъЯр, Зөлфия Вәлиева, Гөлназ Галимуллина, Гүзәл Сибгатуллина белән очрашулар узачак.
Фильмнар төшерелгән урыннар буенча экскурсияләр циклы да башланачак. Теләүчеләр махсус автобусларда Казанда «кино эзләре» буенча йөреп, ахырдан кызыклы бәйгеләрдә катнаша алачак.
Матбугат очрашуында фильмнарны финанслау турында да сүз кузгаттылар:
– Пандемия сәбәпле, республикада фильм төшерүнең финанс чыгымнарын капларлык мөмкинлекләр юк. Хәзерге вакытта төшерелүче «Исәнме сез?» фильмы – безнең быелгы бердәнбер тулы метражлы кинокартина. Ә «Сөмбел» фильмына килгәндә, чыгымнарны тулысынча «УзбекКино» оешмасы күтәрде, – дип сөйләде «ТатарКино» җитәкчесе.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү