Транспорт салымын бетерергә җыеналар

“Бердәм Россия” депутаты Андрей Барышев Дәүләт Думасына транспорт салымын юкка чыгару турында закон проектын карап тикшерүгә керткән. Документ парламентның түбәнге палатасы электрон мәгълүматлар базасында урнаштырылган.

Закон проектына аңлатма язуында моңа кадәр Россия Президенты һәм җәмәгатьчелек вәкилләренең, транспорт салымын бетереп, аннан керми калган керемнәрне ягулыкка акцизлар хисабына каплауны тәкъдим итүләре турында билгеләп үтелгән. “Транспорт салымын ягулык сатудан кергән керемнәргә (акцизлар) тулысынча алмаштыру илдә юл инфраструктурасын үстерүгә бәйле чыгымнары каплау йөген гаделрәк төстә бүлүгә китерәчәк”, – диелгән документта. Барышев фикеренчә, транспорт салымын юкка чыгару Россиядә яшәүчеләргә коронавирус пандемиясе чорында яхшы гына ярдәм чарасына да әйләнәчәк.

Хәзер Россиядә транспорт салымы автомобиль двигателенең егәрлегеннән чыгып исәпләнелә. Шул ук вакытта көчлерәк моторлы машиналар өчен зуррак салым ставкасы гамәлдә булып килә.

Моңа кадәр “Бердәм Россия” депутаты, Дәүләт Думасының Салымнар буенча комитеты әгъзасы Евгений Федоровның автомобильләреннән сирәк файдаланучыларны транспорт салымыннан азат итүне тәкъдим иткәнлеген искә төшерик.


Фикер өстәү