Ата һәм бала. Тамырларында бер үк кан аккан бу ике затның арасын тормыш-яшәештәге үзгәрешләр дә, идеаллар да, башкасы да ерагайта ала. Әмма нигезләрен онытырга берсенең дә хакы юк. Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән «823 километр» нәфис фильмы тагын бер кат әнә шул хакыйкатьне искә төшерде.
Узган ел төшерелә башлап, яңарак кына тәмам булган әлеге фильмны Казанның «Мир» кинотеатрында тар җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттеләр. Кызганыч, аны тагын кайда һәм кайчан карап булачагын әйтә алмыйбыз. Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова сүзләре белән әйтсәк, аның әле кинофестивальләрдән әйләнеп кайтасы бар.
Фильм турында кыскача белешмә:
«823 километр» нәфис фильмының сценарий авторы – Валерия Байкиева. Режиссерлар – Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров. Әлеге кинокартина мәшһүр классигыбыз Әмирхан Еникиның өч әсәрен – «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» новеллаларын берләштерә. Рольләрне Илдар Хәйруллин, Алсу Гайнуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова, Резеда Сәлахова һәм башкалар башкара.
Фильм нәрсә хакында соң? Бу сорауга һәркем үзе җавап бирергә тиеш кебек. Режиссерларның берсе Әмир Галиәскаров фильмның нигезе итеп аталар һәм балалар проблемасы алынуын әйткән иде. Аның бу сүзләрен төп геройның улына язган соңгы хаты да раслый. Анда түбәндәге юллар бар:
«Мин – бер чор, син – икенче чор кешесе, дигәндәй. Идеаллар да башка. Адаша күрмә бу дөньяда, улым. Тамырыңны, кайдан икәнеңне, нәселеңне онытма! Минем хаталарны кабатлама. Яраткан кешеләрең белән араңны өзмә. Мин менә ялгыштым, шуңа үкенеп бетә алмыйм…»
Әмма «823 километр»да Әмирхан Еникиның өч төрле әсәре файдаланыла. Ә аларның һәркайсы буенча аерым фильм төшерергә булыр иде, мөгаен. Шуңа, фильмга ул әсәрләрнең кечкенә өлешләре генә кертелсә дә, «823 километр»да башка темалар һәм башка проблемалар да очраша, дияргә мөмкин.
Еники сүзе
Фильмның кайбер өлешләре Татарстан Кинематографистлары берлеге рәисе Илдар Ягъфәровның да күңеленә тигән.
– Экранны алдап булмый: ул фальшны да, чын хисләрне дә яхшы күрә. Күңелемә тигән мизгелләр дә булды. Экрандагы әтине үземнең әти кебек кабул иттем, чөнки безнең арада да шундыйрак мөнәсәбәтләр булды. Бер-ике өлешендә зал да елады. Ягъни фильмда хәрәкәт гел юк түгел. Әмма әйтеп бетерелмәгән сүзләр, паузалар күп. Кайсыбер фильмнарда уңышлы алым ул, әмма бу очракта түгел. Буш диалоглар да шактый. Аларны без радиоспектакль дип атыйбыз. Билгеле, һәр яңа татарча фильм – безнең өчен зур вакыйга, бәйрәм. Әмма бүген тәнкыйть сүзләре яңгырарга тиеш, чөнки шуннан башка без үсә алмыйбыз. Ә безгә үсәргә кирәк, – диде ул.
Драматург Мансур Гыйләҗев, беренче эш итеп, сценаристның эшен бәяләде.
– Зур эш башкарылган. Иң мөһиме – монда Әмирхан Еникиның мохите сакланган, ә бу – бик зур нәрсә. Сценаристның роле зур, ул Әмирхан Еники әсәрләрендәге вакыйгаларны хәзерге көнгә яраклаштырган. Без аларга бүгенге күзлектән карыйбыз, аваздашлык тапкач, тирәнрәк аңлый башлыйбыз, – дип, кинокартинаның уңай якларын санады ул. Ә кимчелекләргә килгәндә… – Әмирхан аганың тәэсире зур булган, күрәсең: проза формасы артыграк киткән. Кино формасына хас динамика, конфликт җитеп бетмәде. Шулай булуына карамастан, фестивальләрдә дә җиңәргә лаеклы фильм килеп чыккан.
Проза формасы, димәктән, чыннан да, геройлар арасындагы диалоглар урыны-урыны белән гайре табигый тоелды. Фильмнан бигрәк, әдәби әсәрнең аудиоверсиясен хәтерләткән мизгелләр бар иде. Иҗат төркеме моны, Әмирхан Еникиның телен җиткерәсебез килде, дип аңлатты. Филология фәннәре кандидаты, Әмирхан Еники иҗаты белгече, фильм өчен язылган сценарийны татар теленә тәрҗемә итүче Гөлфия Гайнуллина болай диде: «Сценарийның кайбер өлешләренә Әмирхан Еникиның сүзләрен дә кертеп урнаштыруны да кирәк санадым». Билгеле, фильмны әдипнең кабатланмас теленә «төреп» бирү – яхшы алым, ләкин кино сәнгатенең үз таләпләре бар бит. Бу очракта да, режиссерлар аз гына күбрәк тырышса, алтын урталыкка ирешеп булыр иде.
Тагын бер нәрсә: башка татар фильмнарындагы кебек, монда да театр артистлары уйный. Билгеле, кино өлкәсендә тәҗрибә тупларга өйрәнгәннәре фильм белән спектакльнең аермасын яхшы тоемлый. Менә шундый киноактерлар күбрәк булсын иде бездә. Ә без һаман акча, бюджет турында сөйләшәбез…
Фильм турында фикер алышуда геройларга кагылышлы фикерләр дә яңгырады. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фикеренчә, төп геройның улы, әйтик, Мостай Кәримнең оныгы
Тимербулат Кәримов шикеллерәк зур кеше булса, әти – ул арасындагы конфликт кызыклырак килеп чыккан булыр иде. Сүз уңаеннан, Ркаил әфәнде үзе дә бу фильмда катнаша. Аның кем ролен башкаруы сер булып калсын.
– Әдәбиятны яраткан, татар язмышы өчен борчылган кешеләр өчен яхшы гына фильм килеп чыккан. Монда тел мәсьәләсе дә, туган нигез, тамырларны оныту проблемасы да күтәрелгән. Әмма әти белән ул арасындагы конфликтка кискенлек җитеп бетмәде. Әти кеше – язучы. Ә без, язучылар, ниндидер матди продукт чыгара торган кешеләр түгел. Монда әти дә, аның улы да шактый уңышларга ирешкән кешеләр буларак сурәтләнгән. Фильмда язучының улын, әйтик, Мостай Кәримнең оныгы кебек олигарх итеп сурәтләргә була иде. Ә ул – клиплар төшерүче. Ваграк кеше ягъни. Баерак кеше булса, конфликт кызыклырак булыр иде, – диде ул.
Фикер:
Әмирхан Еникиның кызы Флера Карташева:
– Тагын бер мәртәбә әтинең хәтерен яңартуыгыз өчен бик зур рәхмәт сезгә! Фильм яхшы килеп чыккан, әмма бер кимчелеге турында әйтмичә булдыра алмыйм. «Матурлык» әсәрендәге геройлар – кечкенә малайлар түгел, ә студент яшенә җитеп килүче егетләр (фильмда бу рольләрне кечкенә малайлар башкара. – Авт.). Гыйлемдар, Бәдретдиннең әнисен күргәч, башта тәмам куркып кала. Соңыннан исә скрипка тавышы, моңлы көй, мәхәббәт тулы күзләре белән бер-берсенә караган ана һәм улны күрә дә, аңа Бәдретдиннең әнисе кисәк кенә яктырып киткән кебек тоела башлый. Ул чын матурлыкның ни икәнен аңлый. Ә фильмда бу мөһим күренеш булмады, менә шул җитмәде миңа…
Лилия Гыймазова
Фото: «Татар-информ»
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat