Чүп җыюдан файда гына түгел, ә бәйрәм дә ясыйлар

Кешеләрне чисталыкка ничек өйрәтергә? Сүзем кул юу, өй җыештыру турында түгел. Пандемия анысына әкренләп өйрәтә шикелле. Ә менә табигатьне ничек сакларга соң? Бу хакта республикада эшләп килүче “ЧИСТАБУЛАЧАК” хәрәкәтеннән дә яхшырак белүче юктыр, мөгаен. Алар быел экологик проектлары өчен Россия Президенты Владимир Путинның грантын откан. Әлеге ярдәмнән соң алар тагын да канатланып эшли башлаган. Татарстанның төрле районнарына чаралар уздыралар икән.

– Беренче очрашу Болгар шәһәрендә урнашкан Рабига күл янәшәсендә узды. Бәйрәм генә булмады ул. Без анда җыелган халыкка чүпне аерып җыярга өйрәттек. Моның өчен мастер-класслар уздырылды. Уеннар да чүп белән бәйле иде. Кыскасы, күңелле чара аша кешеләргә үзенең артыннан җыярга кирәклеген аңлаттык. Килгән тамашачыларга безнең белән очрашу бик ошады, – ди “ЧИСТАБУЛАЧАК” хәрәкәтенең җитәкчесе Диләрә Сатикова.

Әлеге очрашу хәйрия чарасы белән үрелеп барган. Биредә макулатура һәм пластик савытларын да җыйганнар. Аларны тапшыргач, ул акчаларга приютта яшәүче эт-мәчеләргә ризык алып бирергә җыеналар икән. Шулай ук биредә “Игелек” ярминкәсе дә эшләгән. Кемнәрдер кирәксез киемнәрен бирегә тапшырган, ә мохтаҗлар аны алып киткән.
Мондый очрашулар тагын булачак. Экологик бәйрәм 29 августта Яшел Үзәндә, 5сентябрьдә – Буада, 13 се Арчада узачак.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү