Эшмәкәрләр бәби тапкан авылдашларына 100әр мең сум бүләк иткәннәр

Чирмешәнең Әмир мәдәният йортында узган авыл җыенында ике яшь гаиләгә – Миләүшә һәм Инсаф Минхәровларга,  Фәния һәм Рәмис Асылгәрәевләргә 100әр мең сум күләмендә акча тапшырганнар.

Шушы авыл егетләре – Себердә яшәүче абыйлы-энеле эшмәкәр Фазыл һәм Миндар Әгъләмовларның бүләге бу. Алар инде менә берничә ел рәттән авылда балалары туган гаиләләргә 100әр мең сум күләмендә акчалата бүләк биреп килә.  Игелекле, юмарт эшмәкәрләр бүләкләрен моңарчы үзләре үк зурлап оештырган авыл Сабантуйларында ияләренә тапшырган. Быел исә коронавирус аркасында бәйрәм узмыйча калганлыктан, бүләкне авыл җыенында тапшырырга булганнар.


Фикер өстәү