Владимир Путин Рөстәм Миңнеханов белән очраша

Очрашу Татарстан Республикасы оештырылуга йөз ел тулуга багышлана.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин бүген Россия Иминлек Советы утырышын уздырачак һәм Рөстәм Миңнеханов белән очрашачак. Бу хакта журналистларга дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

“Путин бүген Ново-Огаревода эшли. Биредә ул видеоэлемтә аша Россия Иминлек советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә уздырачак. Аның шулай ук берничә очрашу үткәрүе күздә тотыла. Шуларның берсе – Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов белән очрашу”, – дигән Песков.

Ул бу көннәрдә республиканың йөз еллык юбилеен билгеләп үтүен искә төшергән. “Очрашу шушы күренекле вакыйгага багышланачак”, – дип өстәгән Кремль вәкиле.

 

 


Фикер өстәү