Миңнеханов сәүдә үзәге милекчеләрен зыян күргән тармаклар исемлегенә кертүне сорады

Сәүдә үзәкләренең милекчеләрен һәм идарәче компанияләрен Covid-19 пандемиясеннән зыян күргән тармаклар исемлегененә кертүләре ихтимал. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте.

ТР Президенты каршындагы Эшмәкәр хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәтендә тәкъдимнең үзенеке яки арендага алган торак булмаган күчемсез милек белән идарә итү (ОКВЭД 68.20.2), шулай ук бүләкләү яки килешү нигезендә торак булмаган фондны файдалануда идарә итү (ОКВЭД 68.32.2) кебек эшчәнлек төрләренә кагылуы турында сөйләделәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу эшчәнлек белән сәүдә үзәкләре милекчеләренең һәм идарәче компанияләрнең күпчелеге шөгыльләнә. Коронавирус пандемиясе аркасында, алар биналарны карап тоту һәм эксплуатацияләү буенча чыгымнарны күтәрергә мәҗбүр булды. Бу — милеккә салымнар, җир салымы, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, сак һәм клининг хезмәтләре, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы.

«Әлеге оешмалар йөзләгән эш урыны бирә, алар намуслы һәм зур салым түләүчеләр булып тора. Шуңа күрә дәүләт ярдәме булмаганда, алар өчен бик авыр булачак, аерым алганда, банкротлыкка чыгарга, шунлыктан эшсезләр саны артырга һәм бу өлкәдә кулланучы өчен бәяләр артырга мөмкин», — диелә мөрәҗәгать текстында.

Республиканың бизнес-омбудсманы Фәрит Габделганиев Татарстанда зыян күргән тармаклар исемлегенә кермәгән эшмәкәрләр өчен ярдәм чаралары комплексы эшләнгәнлеген әйтте. Аларга ярдәм итүгә 1,7 млрд сум акча каралган.

/Татар-информ


Фикер өстәү