Төзекләндерергә теләгән җәмәгать урыннарын халык үзе сайлаячак

Татарстанда яшәүчеләр республиканың 2021-2022 елларда төзекләндерергә теләгән җәмәгать урыннарын сайлый ала. Тавыш бирү өчен Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, үзең яшәгән район яки шәһәрне күрсәтергә, тәкъдим ителгән вариантлардан иң күбе өч объектны сайларга яки үзеңнекен тәкъдим итәргә кирәк.

Казанда төзекләндерү эшләренә түбәндәге объектлар тәкъдим ителә: Җиңү паркы, Орджоникидзе скверы, Волгоград урамында бульвар, «Салават күпере» торак комплексы янындагы парк, Киров районыннан Ленин дамбасына кадәр Казансу елгасы яры, Столяров исемендәге парк, Фукс бакчасы, Локомотив комлыгы, Аксаков скверы, «Комсомолец» паркы, Нокса урманы һәм башкалар.

Тавыш бирү 25 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә park.tatar. Оештыручылар сүзләренчә, тавыш бирү нәтиҗәләре киләсе елларга төзекләндерү өчен территория сайлаганда исәпкә алыначак.


Фикер өстәү