Батырлык онытылмый

Дүрт ел дәвамында барган бу аяусыз сугыш илебезнең әзмәвердәй ир-егетләре белән башланып китсә, соңгы елларында әле тормышның ни икәнен дә аңлап өлгермәгән япь-яшь егетләр җилкәсенә төшә.  Бу язмам да –  шундыйларның берсе Галәтдин Бәдертдинов турында.

1926 елның 14 апрелендә гади крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә ул. 1933 – 1937 елларда Олы Болгаер башлангыч мәктәбендә, 1937 – 1941 елларда Борнаш җидееллык мәктәбендә белем ала. Гаиләдә биш бала үсәләр. 1949 елда Хәбирә апа белән тормыш корып, 8 бала тәрбияләп үстерәләр.

Галәтдин абый туган авылында яшелчә бригадиры, кышын фуражир булып эшләп, пенсиягә киткәнче бик тырышып хезмәт итә. Бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

1943 елның ноябрь аенда 17 яшьлек Галәтдингә  дә сугышка китәргә дигән хәбәр килә. Уйлап карасаң, 17 яшьлек егетнең күпме татлы хыяллары, корган планнары чәлпәрәмә килә бу аяусыз сугыш аркасында. Яшьлегенең гөрләп чәчәк аткан чоры, рәхәтләнеп ярлар сөяр чак, ә аңа канкойгыч сугыш кырына китәргә кирәк. Алар авылдан бергә уйнап үскән күрше егете Габделхак Мөбарәкшин белән чыгып китәләр. Бу ике егет, авылдан бергә китеп, яу кырында да бергә булалар. 1945 елда Одер елгасы аша күпер төзегәндәге хәлләрне еш искә ала иде Галәтдин абый. Ул вакыйгаларны гомере буе хәтерендә саклый. Чөнки шул күперне төзегәндә, Галәтдин абый обед алырга дип кухняга китә, ә килсә, күпер астында әле генә бергә хезмәт иткән иптәшләре кайсы яраланып ята, кайсы вафат… Яралылар һәм мәетләр арасыннан җан дусты, күрше егете Габделхакны эзли. Ә тапкач, күз аллары караңгыланып, бер мәлгә югалып кала. Чөнки газиз дусты, авылдашы кан эчендә ята, бот башыннан аяк өзелгән… Бу вакытта аларга нибары 19 яшь кенә була. Җан тетрәткеч бу вакыйганы исенә төшергән саен, Галәтдин абыйның күңеле сыкрый, йөрәге кысыла.

Ни аяныч, бу сугыш аркасында, күпме кешенең гомере өзелде, күпләр Габделхак абый кебек гомерлек инвалид булып калып,  канкойгыч вакыйганың тере шаһитлары булып яшәүләрен дәвам иттеләр. Габделхак абый авылга кайтып, 1952 елда гаилә корып, 7 бала тәрбияләп үстерделәр. Минем үземә авылда аның белән бергә эшләргә туры килде. Бер аяк белән булса да, ветеринария өлкәсендә эшләп, бик күпләргә хайваннарын дәвалауда ярдәм итте ул. Мул итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә ярата иде. Алмагачлары әле дә аның якты истәлеге булып,  тирә-юньгә ямь өстәп, балаларын, оныкларын мул уңышы белән сөендерә.

Сугышта менә шундый ачы хәсрәтләр кичерергә туры килә Галәтдин абыйга. 9 Майны – Җиңү таңын – явыз дошманның үз оясында, Германия җирендә каршы ала батыр Болгаер егете. Әмма җиңү белән авылга кайтырга насыйп булмый, ул хәрби хезмәтен дәвам иттерә. 1946 елда әтисе Бәдертдин бабай белән очрашуын бик хисләргә бирелеп искә алганы хәтердә. 6 ел очрашмаган әтисе белән ул солдат землянкасында күрешә. Әтисенә – 42, ә Галәтдин абыйга 20 яшь була бу вакытта. Әзмәвердәй  ике егетнең кочаклашып елашканнарын күзәткән солдат дусларының хәлен дә күз алдына китерү авыр түгел бу минутларда.

Шул ук 1946 елда Смоленск шәһәрен миналардан чистарткан вакытта, 21 июнь көнне, мина шартлап, авыр яралана Галәтдин абый. Табибларның зур тырышлык куеп дәвалауларына карамастан, Галәтдин абыйның уң кулын кисәләр. Шулай итеп,  авылдан икәү китеп, бергә сугыш кырларын кичкән ике авылдаш егет берсе – аяксыз, берсе кулсыз булып авылга кайта. Алар икесе дә – авылда зур хөрмәт казанган кешеләр, үрнәк гаиләләр булып яшәп, бакыйлыкка күчтеләр.

Авылның соңгы ветераны Галәтдин абый да, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын күрә алмыйча, арабыздан китте.

Әнсар Галиев.

Олы Болгаер – Биектау


Фикер өстәү