Нижгар татарлары: «Ул вакыттагы Казан белән бүгенге шәһәрне чагыштырырлык та түгел!»

Нижгарлы юлдашларым белән бергә озак кына Такташ һәйкәленә карап тордык. Татар конгрессы уздырган Милләт җыенына, Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә килгән милләттәшләребезгә таш сын ошады. Шамил Нуриманов һәйкәл астына язып куелган «Дөнья матур, шушы дөньяның мин ирке чикләнмәгән юлчысы» дигән шигырь юлларын куллары белән сыйпап куйды. Рамил Салихҗанов исә «Мокамай» шигырен укырга кереште…

Икесе дә баш-аягы белән җир кешесе алар. Шамил Нуриманов 1982 елдан бирле Нижгар өлкәсендәге Пилнә районының Сафаҗәй авылында күмәк хуҗалыкны җитәкли. Милли мәнфәгатьләрне беркайчан да аяк астына сала торган кеше түгел ул. Байтактан хәл кадәри Нижгар өлкәсе татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте эшчәнлегенә матди ярдәм күрсәтеп килә. Озак еллар Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы итеп сайланды. Рамил да – туган җирендә, күрше Спас районындагы Базлау авылында чирек гасырдан артык күмәк хуҗалык җитәкчесе арбасын тарткан абруйлы шәхесебез. Бүген ул – өлкә милли-мәдәни мөхтәрияте җитәкчесе. Сүз уңаеннан шуны да әйтү кирәктер: Милләт җыены уздырылган көнне Рамилга алтмыш яшь тулды. Шамил – яшьти. Ул да былтыр минем кебек көзен алтмышын билгеләп үтте.

Кабан күле буйлап атлыйбыз. Тигез-шома юллар салынган күл буйлап парлылар уза, яшүсмер егет-кызлар җәйге тимераякта элдерә.

– Минем әти сугыштан соң Казанда педагогия институтын тәмамлаган. Үзем дә мәктәпне бетергәч, әтием укыган җиргә укырга кермәкче идем. Әти кире үгетләде: «Казан – шапшак, җыештырылмаган шәһәр», – диде. 1978 ел иде бу. Бардым, күрдем. Чынлап та, үзебезнең Горький чистарак, пөхтәрәк икән, дип үзебезнең өлкә башкаласына юл тоттым. Ул вакыттагы шәһәр белән бүгенге шәһәрне чагыштырырлык та түгел. Кем әйтмешли, җир белән күк аермасы! Соңгы елларда Казан бигрәк тә матурайды, – дип тел шартлата Рамил.

Менә Кабан арты мәчете. Һади Такташ һәйкәле. Бер-ике укуга истә кала торган, татар әдәбияты дәресләрендә ятлаган «Мокамай»ны онытып буламыни?!

Әкияттәге ике бала кебек

Икебез дә кара борынлы

Зурлар кебек кулны артка куеп

Йөри идек таптап болынны…

Рамил сөйли дә сөйли: аның артыннан әкрен-әкрен генә «Мокамай» поэмасы, шагыйрьнең башка шигырьләре искә төшә:

Усал идем, шуның өчен дә шул

Гөнаһ-фәлән диеп тормадым.

Зәңгәр төндә күрше карчыгының

Ак әтәчен кереп урладым…

«Нәни разбойник» шигырендәге әлеге юлларны искә төшергәндә Шамил: «Урлау кебек гамәл кара төндә булгандыр инде», – дип төзәтеп куя. Бәхәсләшмибез. Бәлкем, чынлап та, төн кара булгандыр. Кайткач, китаптан карадым. Юк, Шамил дус, төн зәңгәр булган икән. Шул ук вакытта, күмәк хуҗалык рәисләре шигырь укыганда яшибез әле, дип нәтиҗә ясыйм мин. Узып киткән зур бәйрәмнең кечкенә генә тәэсире бу.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү