Татарстанда кырау төшүе көтелә

Татарстанда кырау төшү сәбәпле, агрометеорологик күренеш турында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәренә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

5-6 сентябрьдә төнлә республика территориясендә кырау төшәргә мөмкин.

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге Идел буе округында сентябрьдә һава торышы нормадан җылырак, әмма бертөрле булмаячак, дип фаразлаган иде.

 


Фикер өстәү