Дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе буенча кабул итү үткәрелә

8 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтән 11.30 сәгатькәчә “Бердәм Россия” партиясе Татарстандагы төбәк бүлегенең интернет-кабул итү бүлмәсендә мәҗбүри медицина иминиятләштерүе һәм дарулар белән тәэмин итү буенча кабул итү үткәрелә.

Халыкны кабул итәчәк: Дәүләт Думасы депутаты О.Павлова, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ф.Яркаева, Медицина ярдәме сыйфатына контрольлекне оештыру идарәсе Л.Доронина, сәламәтлек саклау өлкәсендә контрольлек һәм күзәтчелек бүлеге башлыгы Е.Сәгъдиева.

Чара онлайн-форматта; Skype (Priemnayaer116), Instagram (opriemnaya116) һәм WhatsApp (8-987-205-00-63) аша үткәрелә. Шулай ук “Кайнар телефон” (8-800-201-16-00) (“Мой депутат” порталы) аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Алдан язылып кую һәм өстәмә мәгълүматлар алу өчен телефон: (843) 238-10-00.


Фикер өстәү