Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада ишегалдын төзекләндерүнең барышы белән танышты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камага эшлекле сәфәре вакытында “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелүче күп фатирлы йорт ишегалдында (адресы: Химиклар проспекты, 9 нчы йорт) булып, ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Президентның программаны үтәүне шәхсән үз контрольлегендә тотуын искә төшерик.

Биредә “Безнең ишегалды” программасы нигезендә юлның бер өлеше төзекләндерелгән, яңа тротуарлар салынган, искеләренә яңа асфальт түшәлгән. Төзекләндерү проекты балалар мәйданчыгын һәм кечкенә генә спорт комплексын төзүне дәкүздә тота. Шулай ук яңа эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылачак. Ремонт вакытында ишегалдында үсеп утыручы агач-куакларга сакчыл мөнәсәбәт күрсәтелеп, аларга ничек тә тимәскә тырышалар.

Түбән Камада “Безнең ишегалды” программасы буенча 643 ишегалды төзекләндереләчәк. Шуның 67се – агымдагы елда.

Бүгенгә 64 ишегалдында юл эшләре алып барыла. 26 ишегалды тулысынча төзекләндерелгән: хәзер аларда балалар уен һәм спорт комплексларын урнаштыру эшләре гөрли.

 


Фикер өстәү