Андрей Кондратьев: «Сайлау участокларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган»

11 сентябрьдә Татарстанда сайлау кампаниясенә старт бирелде. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сайлау участокларының иртәнге сигездән үк ачык булуларын әйтте. Тавыш бирү өч көн дәвам итәчәк. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгында урнашкан матбугат үзәгендә журналистларга әйтте.

Андрей Кондратьев сүзләренчә, сайлау участокларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Комиссия әгъзаларының сәламәтлеге иминиятләштерелгән. Барлык участоклар да дезинфекция чаралары белән тәэмин ителгән. Тавыш бирергә килүчеләргә дә, үзләрендә булмаган очракта, битлек һәм пирчәткә, каләм бирәчәкләр.

Хәзерге вакытта «Мобиль сайлаучы» хезмәтеннән 17 мең 253 татарстанлы файдаланды, дип хәбәр итте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.


Фикер өстәү