Сайлауда беренче тапкыр катнашучы: «Моны һәркемнең гражданлык бурычы дип саныйм»

Быел сайлауда беренче тапкыр 7405 яшь тавыш бирүче катнаша. Шуларның 312 се бу көннәрендә туган көннәрен билгеләп үтә.

Бу хакта «Минем тавыш»онлайн форумда республиканың Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

— Мин сайлауда беренче тапкыр гына катнашам әле. Моны һәркемнең гражданлык бурычы дип саныйм. Сайлау участогында барлык чаралар да үтәлә.Температураны үлчиләр,битлекләр бирәләр. Мин үз тавышымны бирдем. Беренче тапкыр катнашучыларга бүләк тә әзерләгәннәр иде,- диде форумга кушылган Яшел Үзән егете Илья Мальков.


Фикер өстәү